(Казан шәһәре
KZN.RU, 9-нчы октябрь, Михаил Ченцов). Татарстан башкаласында барлык 5654 күп
фатирлы йорт һәм 800 социаль өлкә учреждениеләренә (197 беле бирү
учреждениеләре, 356 балалар бакчасы, 125 хаста- һәм сырхауханәләр, 11 балалар
йорты-интернатлары, мәдәният һәм спорт учреждениеләре һ.б. объектлар) җылылык
бирелде. 2016 ел белән чагыштырганда, ТКХ комитетының кайнар линиясенә, “Ачык
Казан” системасына мөрәҗәгать итүләр саны 40% яисә 2000-гә кимегән. Моның турында
бүген традицион аппарта киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары – ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
Чыгыш ясаучы
билгеләп үткәнчә, 95% кулланучылар ягу сезонының беренче 7 көнендә – 25 сентябрьдән
1 октябрьгә кадәр – җылылык белән тәэмин ителде. “Азаккы, Чапаев урамындагы 13
номерлы йортка узган җомгага каршы төндә җылылык бирелде”, - дип хәбәр итте ул.
Казан Мэры Илсур
Метшин җылылык белән тәэмин итү оешмаларына башкарган эшләре өчен рәхмәтен
белдерде. “Җылылык турында кешеләр ул булмаганда гына уйлыйлар. Гаепләүләр
булмасын өчен, ягу сезоны башында ук бурыч куйган идек – мөрәҗәгатьләр санын
киметергә. Тулаем алганда, 40% - яхшы нәтиҗә”, - дип фикере белән уртаклашты
Мэр.
“Ягу сезоны
азагында да әлеге залда яхшы нәтиҗәләр күрсәтү өчен, аварияләрсез эшчәнлек оештыру
мөһим”, - дип нәтиҗә чыгарды Илсур Метшин.