(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов республиканың Хакимият йортында Нью-Йорк штаты законнар чыгару җыены
делегациясе белән очрашты. Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан
Мэры Илсур Метшин, Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры
Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният
министры Айрат Сибагатуллин һ.б. катнашты.
Искәртеп үтик,
республикага әлеге штатның законнар чыгару җыены әгъзалары Татарстан
Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чакыруы белән килде.
“Безне
парламентара хезмәттәшлек бик шатландыра. Бу очрашу безнең багланышларны
саклауда гарант булып тора”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты очрашу
башында. Ул АКШ белән Россия арасында санкцияләр кертелүгә карамастан, ил халкы
кебек үк, республикада да Америка кушма штатларына карата уңай караш сакланып
калды, дип билгеләп үтте һәм кунакларга моңа үзегез дә инанырсыз, дип белдерде.
Республика лидеры
Татарстанның Америка бизнесы белән алдан булдырылган элемтәләр саклануын
искәртте. Алай гына да түгел, аларны үстерергә тырыша. “Санкцияләр чорында
икътисади зонада бик яхшы ике заманча предприятие сафка басты. Һәм бүгенге
көндә товар әйләнеше буенча икътисади күрсәткечләр үсә. Беренче яртыеллыкта без
икътисади сәүдә әйләнеше күләмен ике тапкырдан артыкка үстердек. Димәк, тормыш
алга бара”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов һәм бүгенге очрашу да илләр
арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлауда ярдәм итәргә тиешлеген өстәде.
“Ышанам, безнең
арадагы сәяси аңлашылмаучанлык үзенең логик ахырын табар, чөнки алар озак дәвам
итә алмый. Бер моментта безнең һәркайсыбыз артка атларга, һәм алга бару юлында
уртак фикергә килнргә тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты
кунакларга.
Рөстәм Миңнеханов
төбәктә алдан ачылган уртак Россия-Америка предприятиеләренең уңышлы эшләп
килүен җиткерде. Шул ук вакытта, уртак бизнес
өчен юнәлешләр күп: очкычлар, вертолет, судно, автомобиль төзелешләре,
нефть чыгару һәм эшкәртү, авыл хуҗалыгы, цифрлы икътисад һәм инновацияләр, шул
исәптән медицина, фармакология һәм фән өлкәсендә. “Мин 6 елга бер түгел, ә
ешрак очрашыга кирәк дип уйлыйм. Безгә парламентара программа булдырырга кирәк”,
- дип ассызыклады ТР Президенты. Ул шулай ук, октябрьда АКШ-ка бару ниятен
җиткерде – Техас һәм Сан-Франциско шәһәрләренә бару планлаштырылган.
Нью-Йорк штаты
ассамблеясыннан делегация җитәкчесе Луис Сепулведа федераль дәрәҗәдәге
вазгыятькә карамастан, делегация әгъзаларының ике ил халкына уртак эш өчен
шартлар тудыруга омтылуларын җиткерде. “Әлеге очрашу, федераль хөкүмәтләр
арасында килешмәүчәнлек булуга карамастан, безгә генә түгел, киләчәк буыннарга
да хезмәттәшлектә мөмкинлекләр тудырыр”, - дип билгеләп үтте ул делегация
исеменнән җавап сүзендә, дип хәбәр ителә ТР Хакимияте сайтында.