(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче сентябрь, Алсу Сафина). Татарстан башкаласында күп балалы
гаиләләргә бушлай җир биләмәләре бирү программасы гамәлгә кергәннән бирле 3491
күп балалы гаилә 2 млн. 218 мең 462 кв.м мәйданлы җир биләмәләре алды. 488
гаилә моны быелгы җәйдә эшләде. Эшлекле дүшәмбедә Илсур Метшин билгеләвенчә,
3,5 мең гаилә – зур сан, шулай да тагын да күбрәк гаилә җир биләмәләре көтә һәм
бу юнәлештә эшләр дәвам итәчәк. "Никадәр мөһим программа булса, гамәлгә ашыру
өчен шулкадәр катлаулы да”, - диде шәһәр башлыгы.
Мэр билгеләвенчә,
күп балалы гаиләләр саны зур темплар белән үсә: “Программа башында 1000
гаиләдән артык иде (2012 елның февралендә 1158 гаилә), хәзерге вакытта 10 меңнән
артык гаилә (10 мең 137 гаилә). Бу, әлбәттә, шатландыра, ләкин бу чишелергә
тиешле мәсьәләләр санын да арттыра”.
Проблемалы моментлар
арасында Илсур Метшин җир биләмәләре җитмәүне атады. Искәртергә кирәк, күп
балалы гаиләләргә Лаеш районының Сокуры бистәсеннән төньяктарак һәм Биектау
районының Каймар бистәсеннән көнчыгыштарак урнашкан 177 га мәйданлы җир
биләмәләре, шулай ук Биектау районының Константиновка, Олы Дәрвишләр, Дачное
һәм Красносельское бистәләрендәге 639,2 мәйданлы җир биләмәре каралган.
“Шуның кадәр
гаиләләр өчен муниципалитетта җир юк”, - диде шәһәр башлыгы. – Ләкин без
эшлибез, безгә Татарстан Президенты һәм республика Хакимияте ярдәм итә, тыгыз
итеп федераль үзәк белән эшлибез, аннан җир алабыз. Бик зур һәм катлаулы
процесс – җирләрне межалау – бар. Бу юнәлештә эш бер генә көнгә дә туктап
тормый”.
Җир һәм милек
мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта
6646 гаилә җир биләмәләре көтә, алар өчен 1 мең га мәйданнан артык җир кирәк. “Хәзерге
вакытта бездә 4,2 меңнән артык җир биләмәләре әзер. Алар киләсе елның май-июнь
айларында бүленеп бирелер дип уйлыйбыз. 2,5 меңгә якын җир биләмәсе җитми.
Эшләр дәвам итә”, - диде комитет рәисе. Аның сүзләренчә, ноябрь азагына Олы
Дәрвишләр һәм Биектау районының Дачное бистәләрендәге җир биләмәләрен бирү
планлаштырыла. Исегезгә төшерик, ТР Президенты белән килешенү буенча, Олы
Дәрвишләр бистәсендә җир биләмәләре 4 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр өчен
каралган.
Чыгышында билгеләп
үткәнчә, Биектау районында 1600 га мәйданлы өстәмә территория карала.
Р.Галәветдинов сүзләренчә, хәзерге вакытта җир биләмәсен тикшерү эшләре бара,
аның нәтиҗәсендә бу җирне торак төзелеше максатында куллану мөмкинлеге
ачыкланачак.
Җир биләмәләренең
инфрастуктурасы мәсьәләсе – юллар, газ үткәргеч, ут – элеккечә кискен булып
кала. “Кызганыч, инфрастуктураны финанслау чыганаклары юк, - диде И.Метшин. –
без федераль, республика һәм муниципаль бюджетлар катнашкан капиталь
төзекләндерү программасы кирәклеге турында беренче ел гына сөйләмибез. Күпмедер
күләмдә акча программада катнашучылар да бүлеп бирә алырлар иде”.
Казан Мэры элемтә
компанияләренә рәхмәтен белдерде. Аларның инвестицион программалары ярдәмендә
эшнең кайбер өлешләрен башкарырга мөмкинлек туа.
Җир һәм милек
мөнәсәбәтләре комитеты рәисе сүзләренчә, 2015-2019 еллар инвестицион
программасы буенча, “Сетевая компания” ААҖ Биектау районының Каймар бистәсеннән
көнчыгыштарак урнашкан территорияне электр белән тәэмин итү эшләрен башкарды. Бу
электр уты белән барлык җир биләмәләрен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Лаеш
районының Сокуры бистәсеннән төньяктарак урнашкан территорияне 2018 елда электр
уты белән тәэмин итү планлаштырыла.
Юллар булдыру һәм
электр уты белән тәэмин итү сәбәпле, Каймар бистәсе янындагы җир биләмәләрендә
эшләр башланды. Р.Галәветдинов сөйләгәнчә, 61 җир биләмәсендә эшләр бара –
әзерлек буенча төрле дәрәҗәдәге 22 капиталь корылма торгызылган, аерым алганда,
2 йорт әзер, 29 капиталь булмаган корылма урнаштырылган (гараж, агач
корылмалар, 10 йорт нигезе). Сокуры бистәсе янында әле 26 биләмәдә генә эшләр
бара – әзерлеге буенча төрле дәрәҗәдәге 3 капиталь корылма торгызылган, 19
капиталь булмаган корылма урнаштырылган һәм 4 йортка нигез салынган.