(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче сентябрь, Антон Ноздрин). Казанда ел азагына кадәр 2 тапкыр
күбрәк йорт территорияләре һәм 5 тапкыр күбрәк юллар төзекләндереләчәк. Бу
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, бүлеп
бирелгән өстәмә акча ярдәмендә мөмкин булды. Шулай итеп, быел төзекләндереләчәк
йорт территорияләре һәм юллар саны узган ике ел эчендә башкарылган эшләр санына
тиң булачак. Шулай ук, берничә елга беренче тапкыр бакчачылык ширкәтләренә илтүче
юллар төзекләндереләчәк. Моның турында бүген Казан Мэриясендә үткән эшлекле
дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты
рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
Аның сүзләренчә,
быел 175 юл, 340 йорт территориясе һәм 46 кварталлар эчендәге юл төзекләндерелергә
тиеш. Казанда юл эшләрен гамәлгә ашыру тарихында беренче тапкыр рекордлы сумма –
6,1 млрд сум – бүлеп бирелде. И.Куляжев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә планнан
80% төзекләндерелгән (2,6 млн кв.м).
Ныклы асфальт
капламы җәелү сәбәпле, юлларга гарантия вакыты 4 ел тәшкил итә. 50% тирәсе
башкарылган эшләр махсус комиссия тарафыннан кабул ителде. Башка юллар буенча
эшләр дәвам итә.
Йорт территорияләрендә
эшләр казанлылар контроле астында һәм алар таләпләре буенча ашырыла. “Бәхәсле
моментлар буенча биредә яшәүчеләр белән фикер алышына һәм алар тиз арада хәл
ителә”, - дип хәбәр итте И.Куляжев. “Эшләр һава шартлары мөмкинлек биргәнче
дәвам итәчәк. Хәзер 100 меңнән артык казанлы төзекләндерелгән йорт
территорияләрендә үзгәрешләрдән канәгать”, - диде профильле комитет рәисе.
И.Куляжев хәбәр
иткәнчә, ел башыннан 74 урам төзекләндерелгән, һәм эшләр дәвам итә. Салмачи
торак массивында Кол Гали урамын киңәйтү һәм төзекләндерү эшләре дәвам итә. Беренче
этапны 10 октябрьгә кадәр тәмамларга планлаштырыла (Габишев урамыннан Григорьев
урамын кадәр). Югары басым астындагы газ үткәргеч сузу эшләре белән бәйле икенче
этапны 1 ноябрьгә кадәр тәмамларга планлаштырыла (Григорьев урамыннан Овражная
урамына кадәр). “Эш нәтиҗәләре буенча, Казанның 9 торак пункты һәм Питрәч районы
өчен юл-транспорт хәле яхшырачак”, - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе
урынбасары.
Шулай ук,
быелбакчачылык ширкәтләренә илтүче юллар төзекләндерелә. Барлыгы 24 бакчачылык
ширкәтендә 30 мең кв.м мәйданлы 7 объектта эшләр башкарылды. “Әлеге категория
юллар соңгы елларда беренче тапкыр башкарылды. Алдагы елларда да, акча бүленгән
очракта, бу эшләр дәвам итәчәк”, - диде чыгыш ясаучы.
И.Куляжев хәбәр иткәнчә,
төзекләндерелергә тиешле объектлар исемлегенә Башкарма комитетның халык белән
аралашу системасына килгән сораулар буенча, иң күп зарлар җыйган урамнар
кертелде. “Халык фронты” (“Народный фронт”) сайтында иң начар урам дип
Магистраль урамы табылды. 2016 елда анда чокырлар төзекләндерү эшләре
башкарылды, ләкин бу озакка җитмәде. “Урамны комплекслы тикшерү яңгыр канализациясенең
тулысынча таушалуын билгеләде. Урам буенча җиңел һәм авыр йөк транспортының
югары хәрәкәте юл капламының конструкциясен ныгытуны да таләп итә”, - диде
чыгыш ясаучы. Аның сүзләренчә, быел вакытлыча чара буларак чокырлар
төзекләндерү эшләре башкарылды һәм хәзерге вакытта юлны капиталь төзекләндерү
өчен докуменлар әзерләнә.
Казан Мэры Илсур
Метшин быелгы финанслау күләмен рекордлы дип атады. “Быел Казанда юл эшләрен
финанслау – тиңдәшсез. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән,
аның шәхси боерыгы буенча, без быел 5 тапкыр күбрәк юлларны төзекләндерәчәкбез.
33 юл планлаштырдык, 175-не төзекләндерәчәкбез”, - диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, яңа программалар барлыкка килә. “Узган елда без мәктәп маршрутлары
төзи алдык, быел – бакчачылык ширкәтләренә. Бу мәсьәлә дистә еллар дәвамында
хәл ителмәде”, - диде шәһәр башлыгы. Казан Мэры билгеләгәнчә, 6 миллиард –
юлларны норматив халәткә китерергә тиешле финанслау суммасы. Юлларны капиталь
төзекләндерү программасына кертүнең яңа таләпләре – юл белән кулланучы халык
саны, интернет-кабул итүгә, “Халык контроле” системасына һәм район
администрацияләренә килгән мөрәҗәгатьләр саны.