(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче сентябрь, Алсу Сафина). Казанның берничә мәйданчыгында үткән
Игелек ярминкәләрендә 3,5 млн сумга якын акча җыелган. Әлеге акчалар катлаулы
авырулардан интеккән балаларны дәвалау өчен бүленеп биреләчәк. Быел
ярминкәләрдә 162 мәктәп укучылары, 309 балалар бакчалары һәм 49 өстәмә белем
бирү учреждениеләре катнашты. Барлыгы Игелек ярминкәләрендә 50 меңнән артык
кеше катнашкан. Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ярминкәләр
һәм игелек атналары белән генә эш бу юнәлештә чикләнмәячәк. “Игелекле Казан”
проекты – безнең эшебездә өстенлекле юнәлеш булып тора, безнең өчен бу юлларны
төзекләндерү кебек үк мөһим”, - диде Илсур Метшин.
Искәртергә кирәк,
Игелек ярминкәләре “Наратлык”, “Континент” паркларында, Горки-Әмәт урманында
һәм Горький ис. паркта үтте. Ике өстәмә мәйданчык агросәнәгать паркында һәм
Иске татар бистәсендә оештырылды. Моннан кала, 16-17 сентябрьдә “Черек күл”
паркында беренче Игелек базары “Ярдәм bazaar” үтте.
Билгеләп үтәргә
кирәк, Игелек ярминкәсе Игелек атнасының кульминациясе булып торды. Казан Мэры
Илсур Метшин Игелек атнасы кысаларныда үткән чараларда катнашкан барлык
кешеләргә рәхмәтен белдерде.
“Иң зур рәхмәт –
безнең укучыларга, - диде шәһәр башлыгы. – Чыннан да, безнең укучылар – үсешнең
иң зур әйдәп баручылары. Шул ук вакытта, алар эзлеклелек күрсәтәләр: ярминкәләрдә
кичәге укучы – бүгенге студентлар да катнашты. Хәзерге вакытта, алар үзләренең югары
уку йортларында әлеге эшләрне дәвам итәләр. Бу бик мөһим. Анда да әлеге эш
традиция булыр дип ышынам.”
Мэр шулай ук,
укытучыларга, ата-аналарга, предприятие һәм оешмаларга рәхмәтен белдерде. “Без
хәйрия фондлары белән эшләргә өйрәндек, без аларны таныйбыз һәм эшчәнлекне алар
урынына түгел, ә алар белән бергә алып барабыз, - дип ассызыклады И.Метшин. –
Без бу эшне югары бәялибез һәм аларга рәхмәтлебез”. Мэр сүзләренчә, чараларны
оештыручылар, аерым алганда Мәгариф идарәсе, район башлыклары, зур эш башкардылар.
Яхшы тәҗрибә булып яңа проектлар тордылар. Мәсәлән, “Наратлык” паркында үткән “Папа
в деле” акциясе.
“Биредә атмосфера
– күзләре янып торган балалар мөһим иде. Без кечкенә генә адымнар белән
башлаган идек, хәзер бу эштә барлык мәктәпләр дә катнаша”, - диде Мэр.
Аның билгеләп
үтүенчә, бу юнәлештә эшчәнлекне системалаштырырга кирәк. Тиешле тәкъдимнәрне Башкарма
комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре дә кертергә мөмкин.
Көзге Игелек
атнасы Татарстан башкаласында икенче тапкыр “Игелекле Казан” проекты эгидасы
астында үтте. Атна беренче сыйныф укучылары өчен үткәрелгән игелек
дәресләреннән старт алды. Әлеге дәресләрне 100-дән артык танылган казанлы үткәрде.
Дәресләрдә беренче сыйныф укучыларына Игелекле эшләр көндәлеге тапшырдылар.
Моннан кала,
көзге Игелек атнасы “Игелекнең исемнәре күп” (“У добра много имен”)
реклама-мәгълүмати кампаниясенә старт бирде. “Шәһәрнең тышкы реклама
урыннарында һәм җәмәгать транспортында хәйриячелек белән шөгыльләнүче кешеләрнең
фотолары һәм исемнәре язылган билбордлар барлыкка килде. Шулай итеп, без
кешеләрне системалы рәвештә хәйриячелек белән шөгыльләнүче шәхесләр белән
таныштытырга телибез”, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Дамир Фәттахов.
Игелек атнасына Mail.Ru
Group белән хезмәттәшлек итүнең юбилее да туры килде. “Узган елда Добро Mail.Ru
сервисының Казан битендә тикшерелгән фондлар саны 10-га кадәр җитте, “Игелекле
Казан” белән ярдәм итүче 20 меңгә якын кулланучы 5 млн сум акча җыйды”, - дип
сөйләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Моннан кала,
хәйрия фондлары белән берлектә гамәлгә ашырылган проектлар арасында – аутист-балалар
өчен ачылган ресурслы сыйныфлар.
Д.Фәттахов хәбәр
иткәнчә, “Игелекле Казан” проекты кысаларында эш алга таба да дәвам итәчәк. Мәсәлән,
бу атнада, Казан Мэриясе ярдәме белән “Игелекле эшләр көне” (“День добрых дел”)
фонды тарафыннан оештырылган “Яхшы куллар” (“Хорошие руки”) үзәк хәйрия склады
ачылачак.
Моннан кала, “Игелекле
Казан” проекты кысаларында социаль мөһим һәм хәйрия проектлары өчен ресурслы
ярдәм бәйгесе уздыру планлаштырыла, ноябрьдә “Игелекле Казан: хәйриячелек культурасы
үсеше” II ачык Бөтенроссия форумы уздырылачак.