(Казан шәһәре
KZN.RU, 18-нче сентябрь, Михаил Ченцов). Бүген Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның төзекләндерү эшләре барган берничә
социаль һәм мәдәни объектында булды.
Татарстан
Республикасы Президенты белән бергә күчмә эшлекле киңәшмәдә Татарстан
Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе
Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы
Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан
Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан
Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы
Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан районнары администрацияләре
башлыклары һәм башкалар катнашты.
Башта Рөстәм
Миңнеханов Татарстан башкаласы өчен әһәмияткә ия булган Казан циркында булды.
1967 елда төзелгән бу объект төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас корылмасы санала.
50 еллык эксплуатация вакытында бина бик таушалган. Бүген монда тулы масштаблы ремонт бара. Демонтаж эшләре
тәмамланган, автоматлаштырылган янгын сүндерү җайланмасы урнаштырылган, эчке су
белән тәэмин итү корылмалары, канализация һәм җылылык 60% гамәлгә ашырылган. Моннан
кала, гөмбәз түбәсен кору эшләренең дүрттән бер өлеше тәмамланган, фасад
өстендә эшләр башланган.
Икенче пункт
төбәк әһәмиятендәге тагын бер мәдәни мирас корылмасы –Островский урамындагы 15
нче йортта урнашкан Татар әдәбияты тарихы музее бинасы, монда 1928 елдан 1942
елга кадәр татар язучысы Шәриф Камал яшәгән. Объектта капиталь ремонт эшләре
тәмамланып килә. Музей хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Президентына муниципаль
милек хисабында торган бинаның эчке ишегалдын төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать
иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов
бу мәсьәләне контрольгә алды. Татарстан Республикасы Президенты шулай ук музей
җитәкчелеген учреждениене үстерүдә актив катнашырга һәм потенциаль иганәчеләрне
эзләргә өндәде.
Аннары Татарстан
Республикасы Президенты Габдулла Тукай әдәбият музеенда булды, монда да торгызу
эшләре бара. Генераль подрядчик Рөстәм Миңнехановка эшләрне яңа елга төгәлләргә
вәгъдә итте. Хәзерге вакытта ике катлы музейда (төбәк әһәмиятендәге мәдәни
мирас объекты) төп төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланган.
Рөстәм Миңнеханов
башкарылган эшләрне югары бәяләде, һәм төзүчеләргә, билгеләнгән вакытка өлгерер
өчен, эш башкару тизлеген арттырырга кирәклекне искәртте. ТР Президенты музей
янәшәсендәге төзекләндерүгә мохтаҗ скверга игътибар итте. “Бу сквер җыйнак һәм
матур булырга һәм кешеләрне җәлеп итеп торырга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан башлыгы
эшлекле төркем белән бергә Г.Тукай музее янындагы “Сафа Бәхтиев йортында”
булды. 1903-1906 елларда мануфактура һәм галантерея товарлары белән сәүдә итүче
С.Бахтеев тарафыннан төзелгән тарих һәм архитектура һәйкәле Иске Татар бистәсе
территориясендә урнашкан һәм татар халык төзелеш сәнгатенең уникаль һәйкәле
булып тора. “Бик матур йорт! Аны туристлар маршрутларына кертергә кирәк”, -
диде Президент һәм туристик комплекс оештыру турында сорауны эшләргә йөкләде.
Эшлекле киңәшмә
барышында Рөстәм Миңнеханов 2 нче балалар поликлиникасында (Шмидт ур., 30) һәм
18 нче шәһәр сырхауханәсендә (Х. Мәүлетов ур.) булды, аларда капиталь ремонт
бара. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Казанның Киров районындагы “Серебряный
Бор” торак комплексын төзү өчен бирелгән территорияне карады.
Күчмә киңәшмә
барышында Татарстан башлыгы Казанның юл-урам челтәрен төзекләндерү белән дә
танышты. Исегезгә төшерик, шәһәрдә ел азагына кадәр беренчел планнан 2 тапкыр
күбрәк йорт территорияләре һәм 5 тапкыр күбрәк урам төзекләндереләчәк.