(Казан шәһәре
KZN.RU, 19-нчы сентябрь, Антон Ноздрин). Казан Мэры Илсур Метшин “ART City”
торак комплексында, “Жилище” федераль максатлы программасы буенча,яңа балалар
бакчасы төзү барышы белән танышты. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 340
урынга исәпләнгән һәм үзенең ишекләрен 2018 елның сентябрендә ачачак. Шәһәр башлыгы
эшләрнең барышын тикшерде.
“ART City” торак
комплексындагы балалар бакчасына 0 яшьтән 7 яшькә кадәр165 бала чират тора, шул
исәптән 3 яшьтән 7 яшькә кадәр 55 бала.
Хәзерге вакытта
бинада 3-нче катны торгызу эшләре бара. “Артстрой” подрядчы оешмасы директоры Марат
Арсланов Илсур Метшинга бакчаның булачак бүлмәләрен күрсәтте. Подрядчы билгеләп
үткәнчә, балалар бакчасы 17 төркемгә исәпләнгән, төзү эшләрен бу елның азагына
тәмамларга планлаштырыла. М.Арсланов булачак бинаның эскизын тәкъдим итте. “Башта
фасад соры һәм күңелсез иде. Без моны, балалар бакчасы тирә-юнь белән бертөрле
булсын өчен, үзгәрттек”, - дип хәбәр итте подрядчы. Яңа фасадны Мэр уңай бәяләде.
Соңрак, “Унистрой”
идарә итүче компаниясе” ҖЧҖ вәкиле Илфат Гыйльфанов Илсур Метшинга торак
комплексын төзү турында сөйләде. Аның билгеләвенчә, ел башында эксплуатацияәгә
тапшырылган беренче йортта 500 фатирның 300-ендә яшиләр. Ел азагында
комплексның икенче йорты тапшырылачак, тагын 3 йорт төзелә.
И.Гыйльфанов
билгеләп үткәнчә, киләчәктә комплекста 340 урынга исәпләнгән тагын бер балалар
бакчасы һәм 1500 урынлы мәктәп төзеләчәк. Шулай ук биредә сәүдә үзәге, кибетләр
һәм башка объектлар булачак. Төзүче планында – комплекс аша юл төзү, ул Космонавтлар
урамы белән П.Лумумба урамын тоташтырачак. Илфат Гыйльфанов сүзләренчә, юл
торак комплекс төзү белән бергә бара. Торак комплекс барлыгы 240 мең кв.м
мәйданлы 21 йорттан торачак.
Шәһәр башлыгы
тапшырылган йорты һәм аның территориясен карады. Йорт территориясендә балалар
һәм җиһазланган спорт мәйданчыклары корылган.
Мэр территорияне комплекслы
төзүгә заманча карашны, ягъни торак йортлар белән бер үк вакытта социаль
объектлар торгызу, билгеләп үтте. Әлеге юнәлешне шәһәрнең барлык төзү оешмалары
хуплый.
Искәртергә кирәк,
Казанның мәктәпкәчә белем бирү челтәре 320 оешамадан тора. Балалар бакчаларына
барлыгы 68 мең бала йори. Хәзерге вакытта тагын ике балалар бакчасы, “Весна”
торак комплексында (340 урын) һәм “Станция Юбилейная” торак комплексында (220
урын), төзелә.
Эшлекле киңәшмәдә
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, шәһәрнең Мәгариф идарәсе
башлыгы Илсур Һадиуллин һ.б. катнашты.