(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче сентябрь, Алсу Сафина). Р.Зорге һәм Фучик урамнары киселешендә “Дубравная”
метро станциясен төзү барышын бүген Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде. Күчмә киңәшмә
барышында объектны тапшыру кебек актуаль сораулар буенча фикер алышынды. “Казметрострой”
АҖ генераль директоры Марат Рәхимов сүзләренчә, барлык төр эшләрне тәмамлау ел
загына планлаштырыла.
Аерым алганда,
М.Рәхимов хәбәр иткәнчә, станциянең монолит констукцияләрен (27 мең 209 куб м
бетон) кору эшләре тәмамланган. Хәзерге вакытта бөтен көченә отделка һәм
монтажлау эшләре бара. “Шуннан соң, җиһазларны эшләтеп карарга, даими электр уты
белән тәэмин итүне җайларга кирәк булачак”, - дип билгеләде ул.
Марат Рәхимов, “Метроэлектротранс”
муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфан Галәвов, Вахитов һәм
Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов белән бергә Илсур
Метшин станция вестибюльләренә һәм платформага төште. Биредә эшләрне “Казметрострой”
АҖ һәм “ПСО «Казан” ҖЧҖ башкара. Видео күзәтү системалары, йөрү өчен түләү,
янгын сигнализациясе һ.б. белән бәйле кайбер эшләрне “Метроэлектротранс” МУП
башкара. Моннан кала, җир эшләре тәмамлангач, предприятие “Дубравная” метро
станциясе өстендәге территорияне төзекләндерәчәк.
Эшлекле киңәшмә
барышында Казан Мэры Әсфан Галәвовтан яңа станция эксплуатациягә тапшырылгач, пассажирлар
агымы ничек үзгәрү турында кызыксынды. Предприятие башлыгы хәбәр иткәнчә, пассажирлар
агымы “Җиңү проспекты”һәм “Дубравная” станцияләре арасында бүленәчәк. Яңа станция
аша тәүлегенә 3 – 5 мең кеше йөрер, дип көтелә. Хәзерге вакытта метрополитенда
пассажирлар агымы тәүлегенә 100 мең кешегә кадәр исәпләнә.
Объектны тикшерү
барышында, шәһәр башлыгы хезмәт бүлмәләрен, баскычларны, лифт шахталарын карады.
Шулай ук перспективдагы икенче линиягә күчү урыны да төзелә.
Искәртергә кирәк,
беренче линиянең соңгы станциясен төзү 2014 елдан бара. 2015 елның 20 мартында “Дубравная”
– “Җиңү проспекты” перегонының уң як тоннелен төзү эшләре башланды һәм алар җәен,
уңышлы итеп, тәмамланды. 2015 елның 23 Декбрендә “Lovat” тоннель казу комплексы
перегонның сул як тоннелен башлады һәм 2016 елның апрелендә тәмамлады.