(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов “ТАИФ” ААҖ-нең Казандагы яңа офисында булды. Аны ТР Президенты
Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы
Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт
Шиһабетдинов озата йөрде.
Офисны караганда
генераль подрядчы, «Икреа Хай-Тек» ҖЧҖ директоры Марат Норкин төзелеш барышында
энергияне саклаучы технологияләр кулланылуы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов
үз чиратында нурлы җылыту-суыту, вентиляция һәм интеллектуаль жалюзи системасы
турында сорашты. Ул билгеләп үткәнчә, бу бина уникаль һәм аны энергиянең нәтиҗәлелеге
күргәзмәсендә тәкъдим итәргә кирәк.
ТР Президентына
хәбәр ителгәнчә, мондагы энергияне саклау технологияләре алман Фраунгофер җәмгыятенең
Төзелеш физикасы институты тарафыннан сайлап алынган. Бүген институт вәкиле
Альберт Шиһабетдиновка офис үзәге өчен интеграль энергетика исәпләүләрен
тапшырды. Аның буенча, Россиянең урта статистикалы офисы белән чагыштырганда,
әлеге офисның энергия куллануы ике тапкырга кимрәк булачак.
Сөйләшү барышында,
шулай ук Италиядән килгән эшкурлар делегациясе дә катнашты. Алар ТР
Президентына “ТАИФ” компанияләр төркеме белән бергә республика территориясендә
үстерергә мөмкин булган уртак проектлар турында сөйләделәр, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.