(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче кысаларында республиканың
эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Чара Салих
Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узды.
утырышта
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан
Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, РФ Дәүләт Думасы
депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге
даими вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр,
банклар, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары
вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Үзенең чыгышында
Рөстәм МиңнехановТатарстан Республикасы үзенең ныклы үсешен дәвам итә, илдә күп
төрле социаль-икътисади күрсәткечләр буенча алдынгы урында тора, тормыш һәм бизнес
өчен кулай шартлар тудыра, дип билгеләп үтте.
Республика башлыгы
икүтисад, мәгариф һәм тәрбия, халыкны медицина һәм социаль ярдәм белән тәэмин
итү, туризм һәм массалы спорт үсеше, агросәнәгый комплекс, дин, экология, ТКХ
һәм башка мәсьәләләргә җентекләп тукталды.
Юлламаның тулы
тексты белән ТР Хакимияте порталында танышырга мөмкин.