(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче сентябрь). Бүген Казанда чираттагы “Державин укулары”
фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Чара Казан федераль университетында узды.
Конференциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры
Илсур Метшин катнашты.
Татарстан
Республикасы Президенты чарада катнашучыларны сәламләде. Конференцияне Бөтенроссия
дәүләт юстиция университеты белән берлектә уздыру – матур традициягә әйләнде,
дип искәртте.
Ул билгеләп
үткәнчә, республикада хакимиятнең барлык тармаклары эшчәнлеген тәэмин итәрлек
законнар базасы формалашкан. «Ышанам, конференция хокукый һәм әдәби
тикшеренүләргә үз өлешен кертәр», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Катнашучылар
арасында – Казан федераль университеты вәкилләре, Казан Суворов училищесы
курсантлары, Россия Федерациясе Тикшерү комитеты кадетлары, Россия Федерациясе
Тикшерү комитеты академиясе тыңлаучылары, Россия Федерациясе Тикшерү
комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең практик
хезмәткәрләре.
Шулай ук,
конференция кысаларында Татарстан Республикасы Президенты юриспруденция
өлкәсендә Г.Державин исемендәге Республика премиясен җиңүчене бүләкләде. Җиңүче
– КФУ юридик факультының конституция һәм административ хокук кафедрасы
ассистенты Алсу Хөрмәтуллина. Ул премияне үзенең “Право на труд как
конституционная ценность и его обеспечение в субъектах РФ” монографиясе өчен
алды.
Искәртергә кирәк,
Г.Державин исемендәге республика премиясе язучы, шагыйрь, тәрҗемәчеләргә әдәбият
өлкәсендә, киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, рус телендәге әһәмиятле
әсәрләре өчен (поэзия, проза, иҗади тәрҗемә), Державин иҗатын популярлаштырган
татар телендәге әсәрләре өчен, шулай ук юристларга юриспруденция өлкәсендә,
соңгы биш елда, ләкин премиягә билгенәнергә 1 ел кала, чыккан фәнни эзләнүләр
өчен (монографияләр) бирелә.
Премия елга бер
тапкыр ике премия күләмендә – әдәбият һәм юриспруденция өлкәсендә – тапшырыла. Премиянең
акчалата күләме – 200 мең сум, дип хәбәр ителә ТР Хакимияте сайтында.