(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче сентябрь, Михаил Ченцов). Бүген шәһәр Ратушасында “Бердәм Россия”
Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Казан җирле бүлеге сәяси
киңәшмәсе узды. Чара партиянең җирле бүлеге сәркәтибе, Казан Мэры Илсур Метшин
рәислеге астында үтте. Утырышта 35 сәяси киңәшмә әгъзаларыннан 30 кеше катнашты,
карар кабул итү өчен тиешле кворум бар иде.
Көн үзәгендә 7
сорау торды. Алар арасында – партиянең җирле бүлекләре тарафыннан, партиянең “Ныклы гаилә” һәм “Өлкән буын” федераль
проектларын гамәлгә ашыру.
“Казан – бәхетле гаиләләр
шәһәре” муниципаль проект-бәйгесе җитәкчесе, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча
комитет рәисе Марат Уразаев катнашучыларга “Ныклы гаилә” проекты кысаларында
үткәрелгән конкурс турында сөйләде. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, 8 июльдә
башланган бәйгедә 50 гаилә катнашты, алар арасында яшь гаиләләр дә, күп балалы
гаиләләр дә бар иде. “Бүген гаилә абруен күтәрергә, гаилә культурасы
кыйммәтләрен алга сөрергә, яшьләрдә гаиләгә ихтирам тәрбияләргә кирәк. Бу
максатларга ирешү өчен “Казан – бәхетле гаиләләр шәһәре” проекты эшләнде” – дип
сөйләде ул. Проект барышында гаиләләр спорт, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә
катнаша. “Казан – бәхетле гаиләләр шәһәре” проектының 30 августта үткән “Гаилә
фотосы” акциясендә 150 гаилә катнашты. “Хәзер аларның фотоальбомнарында озак
вакыт сакланачак гаилә фотографияләре урын алды. Бәйге финалы “Корстонда” 23
сентябрьдә үтәчәк. Биредә “Иң яшь гаилә” һәм “Иң күп балалы гаилә”
номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнәчәк”, - дип тәмамлады чыгыш ясаучы.
“Өлкән буын”
проектын гамәлгә ашыру турында партиянең Казан бүлеге Башкарма комитеты
җитәкчесе Наталья Гречанникова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, “Өлкән буын”
партия проекты Россия Федерациясенең өлкән буын гражданнарының тормыш дәрәҗәсен
яхшыртырга ярдәм итү максатыннан гамәлгә ашырыла. Әлеге проект һәм 2016 елның Өлкән
яшьтәге кеше декадасы кысаларында, партиянең Казан җирле бүлегендә 3 октябрьдән
6 октябрьгә кадәр өлкән буын гражданнарын кабул итү оештырылды. Биредә социаль
ярдәм күрсәтү хезмәте, пенсия фонды, ТКХ белгечләре, юристлар, депутатлар
катнашты. “Быел әлеге проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. 3 – 6 октябрьдә партиянең
җәмәгать кабул итү урыннарында халыкны кабул итү, 23 октябрьдә “Казан”
милли-мәдәни үзәгендә “Хикмәтле елмаю” фестивале оештырылачак”, - дип хәбәр
итте ул.
Моннан кала, җыелучылар
ТР бюджетыннан субсидияләнергә тәкъдим ителгән коммерцияле булмаган оешмаларның
проектлары, Казанның Киров районында партиянең беренчел бүлекләрен булдыру, “Яшь
гвардиянең” җитәкчесе вазыйфасына бәйге оештыру һәм башка сораулар буенча фикер
алыштылар.
Традиция буенча
Илсур Метшин яңа партия әгъзаларына партия билетлары тапшырды.