(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче сентябрь, Антон Ноздрин). Казанның Вахитов районында, “Игелекле
эшләр көне” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган, “Яхшы куллар” үзәк склады
ачылды. Калинин урамындагы 3 номерлы йортның цоколь биеклегендәге катында
урнашкан склад өчен әлеге бинаны шәһәр фондка, бушлай арендалау шарты белән,
бирде. Казан Мэры Илсур Метшин складның яңа шартларда эшчәнлеге белән танышты.
Искәртергә кирәк,
склад үзенең эшчәнлеген 2013 елда Декабристлар урамында башлый. Аның мәйданы
300 кв.м тәшкил итә иде. Теләүчеләр бирегә кирәкмәгән, ләкин чиста һәм
кулланырга яраклы кием һәм аяк киемнәре, көнкүреш техникасы, җиһазлар китерә
иде, алар мохтаҗларга тапшырыла иде.
Яңа бина мәйданы
1000 кв.м тәшикл итә. Яртысы тапшыру пункты өчен төзекләндерелгән. Калган бүлмәләрдә
сортировкалау, техник һәм көнкүреш бүлмәләре булачак. Хәйрия фонды директоры Рөстәм
Хәсәнов шәһәр башлыгына сөйләгәнчә, агымдагы елның язында, бина тапшырылгач,
җылылык, суүткәргеч, электр белән тәэмин итү элементлары төзекләндерелгән.
Илсур Метшин әйберләрне
кабул итү һәм тапшыру процесслары турында кызыксынды. Фонд директоры
сөйләгәнчә, әйберләрне кабул итү өчен төп шарт – аларның чисталыгы һәм төзек
булуы. Волонтерлар җенес, яшь һәм категориягә карап, аларны аера. “Һәр әйбергә
без бәяне балл системасы белән бирәбез. Бер кулга 10 мең баллдан артык әйбер
бирелергә тиеш түгел”, - дип сөйләде Р.Хәсәнов һәм бу кагыйдә кешеләр әйберләрне
машиналап алып китмәсен өчен булдырылуын аңлатты. Аның сүзләренчә, бу сумма
тулысынча киенергә җитә. “Хәзер складта бераз тынычрак, ләкин температура төшү
белән, бирегә кеше агылачак”, - дип билгеләде Рөстәм Хәсәнов. Илсур Метшинның ничә
процент кием таратылачак дигән соравына фонд директоры бер кием дә калмаячак,
дип хәбәр итте. “Безгә киемнәрне даими рәвештә китереп торалар, шулай ук даими
рәвештә алар тапшырылып та тора. Складта товар бер кайчан да тоткарланмый”, -
диде Р.Хәсәнов.
Казан Мэры
шәһәргә бер генә үзәк склад җитәме, дип кызыксынды. Директор аңлатуынча, җитә,
чөнки тиздән Восстание һәм Пушкин урамнарында әйберләр кабул итү пункты
ачылачак. Бу биналар шулай ук фондка Башкарма комитет тарафыннан тапшырылды. Киләчәктә
Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә тагын шундый пункт ачу күздә тотыла.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, ул Декабристлар урамындагы складны яхшы хәтерли. “Ул подвал, сезнең
кебек үк, ихтирамга лаек. Биредә – кешеләрдә ихтирам уятачак яхшы кибет. Яхшы эш,
шундый карар кабул итеп, аны тормышка ашыруыгыз – яхшы”, - диде Казан Мэры.
Фонд хезмәткәрләре
сүзләренчә, иң күбе балалар һәм ирләр киеме кирәк була. Киемнәрне күп балалы
гаиләләр,авыр тормыш хәлендә калган яисә кайбер гамәлләр аркасында зыян күргән
кешеләр алачак. Рөстәм Хәсәнов сүзләренчә, мохтаҗ кешеләр турында мәгълүматны
аларга “Альпари” хәйрия фонды бирә, шуннан соң алар кеше белән элемтәгә чыгып,
аны складка чакыралар. Склад дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00 сәгатьтән 18.00
сәгатькә кадәр эшли.
Эшлекле киңәшмәдә
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Вахитов һәм
Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов катнашты.
Склад эшләгән 4
ел эчендә бирегә 8 меңнән артык казанлы әйбер китергән, 12 меңнән артык кешегә
алар тапшырылган. Склад табигый бәла-казалардан зыян күрүче башка шәһәр кешеләренә
дә ярдәм күрсәтә. Р.Хәсәнов сүзләренчә, әйберләр анда машиналар белән озатыла.