(Казан шәһәре
KZN.RU, 22-нче сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнехановка Казан финанс районының мастер-планы концепциясен тәкъдим иттеләр. Тәкъдим
итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан
Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин,Татарстан
Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты
ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре
катнашты.
Концепцияне APUDG
идарәче директоры һәм архитектор Нурлиза Хашим тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча,
проектның мөһим үзенчәлекләреннән берсе – Яңа татар бистәсенең сәнәгать
территориясен реабилитацияләү, Идел яр буйларының инфраструктурасын үстерү.
Казан финанс районы перспективада халыкара бизнес-үзәккә әверелергә тиеш. Шул
ук вакытта мәдәни һәм тарихи ядкярләрне мөмкин кадәр саклап калу планлаштырыла.
Пландагы гомуми
мәйдан – 1,1 мең гектардан артык, шулардан 656 га – төзелеш алып бару
территориясе. Концепцияне эшләүчеләр фаразы буенча 30 елдан соң финанс
районында якынча 43 мең кеше яшәячәк, 18,7 мең яңа эш урыны булдырылачак. Проект
5,6 км яңа юллар салуны һәм 20,5 км булган юлларны яңартуны күз алдында тота.
Мөһим мәсьәлә –
территориянең экологик иминлеге. 95 га җир төрле җәмәгать киңлекләренә һәм яшел
кишәрлекләргә биреләчәк. Шулай ук планда – канализация челтәрләрен һәм су
җибәрү объектларын, агып төшкән суларны чистарту системаларын масштаблы
модернизацияләү.
Нурлиза Хашим
билгеләп үткәнчә, Казанны төбәк финанс үзәге дип күзаллау берничә гамәлне
тормышка ашыру юлы белән башкарылачак. Яңа районда Татарстан һәм Россия
банкларының төп офислары һәм филиаллары, шулай ук эре компанияләр офислары
урнашачак. Финанс учреждениеләре үзләренең эшчәнлекләрен, Татарстан икътисады
таләпләрен һәм базарда катнашучылыр мәнфәгатьләрен исәпкә алып, ислам банкы һәм
корпоратив финанслар өлкәләрендә киңәйтергә тиеш булачаклар.
Алга таба финанс
һәм банк хезмәтләре спектрын үстерү шәхси банк хезмәте үсүен, милек һәм
байлыклар, фондлар белән идарә итүне, биржа опреацияләре, инвестиция сорауларын
үз эченә алырга тиеш.
Нурлиза Хашим
транспорт инфраструктурасын яңарту, Идел яр буен төзекләндерү, сыйфатлы шәһәр
мохите булдыру, эко-җитештерүләр урнаштыру һәм башка темаларга аерым тукталды.
Аннары очрашуда
катнашучылар мастер-план буенча кайбер мәсьәләләрне карадылар. Рөстәм
Миңнеханов киләчәк финанс районының транспорт челтәре моделен эшләп бетерү
кирәклеген билгеләп үтте, дип хәбәр ителә ТР Хакимияте порталында.
Белешмә
APUDG (AJM
Planning and Urban Design Group Sdn Bhd) – малайзия шәһәр төзүчеләр,
урбанистлар, план төзүчеләр, архитекторлар, инженерлар, экологлар командасы. Алар
эшчәнлеге шәһәрләрдә, авыл җирлекләрендә һәм төбәкләрдә яшәү мохите сыйфатын
арттыру белән бәйле. 2012 елда APUDG фирмасы Kazan Smart City мастер-планын
эшләүдә катнашты.