(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче сентябрь). Татарстан Президентының ТР Дәүләт Советына еллык
юлламасында билгеләнгән бурычлар Казан өчен алдагы елга ориентир булып тора. Республика
һәм аның башкаласында барлык социаль мөһим программаларны гамәлгә ашыру дәвам
итәчәк, дип сөйләде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
“Без һәрвакыт Президентыбызны
түземсезлек белән көтәбез һәм игътибар белән тыңлыйбыз. Бу үзенчәлекле юллама. Безнең
өчен ул якындагы вакытка ориентир, шул ук вакытта бергә башкарган эшләргә йомгаклау
булып тора. Президент барлык социаль мөһим программаларны дәвам итүгә басым
ясады, бу безне бик шатландыра. Торак фондны капиталь төзекләндерү белән бер үк
вакытта йорт территорияләрен, мәктәп һәм балалар бакчаларын капиталь
төзекләндерү, җәмәгать киңлекләрен яңарту эшләре дәвам итәчәк. Программалар арасында
көтелгән сырхауханәләрне капиталь төзекләндерү программасы булуы бик мөһим”, -
диде Мэр.
Илсур Метшин
фикере буенча, Президент юлламасында социаль учреждениеләрдә материаль-техник
базаны сыйфатлы ныгыту гына түгел, республика башлыгы кешеләргә мөнәсәбәтне
үзәккә куя. “Кунакчыл сырхауханә” проекты кертелә. Бу шатландыра, чөнки залда
утыручы җитәкчеләрнең күбесе су үткән түбәләр, йөрмәүче лифтлар, мәктәпләрдә
һәм балалар бакчаларында эшләмәүче бәдрәфләр, учреждениеләрдә вакыты белән
эшләмәүче ашханәләрне һ.б. яхшы хәтерли. Боларны төзекләндерергә генә кирәкми,
болар барысы да халык белән эшләүдә яңа сыйфатлы дәрәҗәгә чыгарга кирәклекне
күрсәтә. Безнең өчен бу мөһим мәсьәлә. Ул катлаулы, глобаль, масштаблы мәсьәлә.
Президент юлламасында ул кызыл җеп булып барды. Болар республика җиткән
дәрәҗәне күрсәтә”, - дип билгеләде Мэр.
Мэр фикеренчә, ТКХ
өлкәсендә зур бурычлар көтә. “Социологик сораштыру күрсәткәнчә, Россиядә 68%,
Казанда да күпчелек кешеләр, ТКХ эше белән канәгать түгел. Әлеге хезмәтләрне
күрсәтү сыйфаты сорауларына Президент та кагылды. Безнең өчен бу да анализ өчен
мәсьәлә булып тора”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Исегезгә төшерик,
21 сентябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт
Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Юлламаның тулы тексты белән ТР Хакимияте порталында танышырга мөмкин.