(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче сентябрь, Антон Ноздрин). 2017 елда Казанда кулланучылар базарының
25 законсыз объекты туздырылачак. Капиталь корылмаларны туздыру киләсе атнадан
башланачак. Әлеге эшләргә шәһәр бюджетыннан 8 млн сум акча бүленеп бирелде. Моның
турында бүген Казан Мэриясендә үткән эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет
җитәкчесенең урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.
Ул билгеләп
үткәнчә, эшчәнлекләрен законсыз рәвештә алып баручылар шәһәр икътисадына зур
зыян салалар: инженерлык челтәрләренә законсыз тоташалар, санитар кагыйдә һәм
нормаларны үтәмиләр, налог түләмиләр. “Шундый эшкуарлардан зарланып, безгә көн дә
мөрәҗәгать итәләр”, - диде И.Шакиров.
Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, әлеге капиталь корылмалар хуҗалары муниципаль
җирләрне законсыз басып алганга гына түгел, төзелешкә рөхсәте булмаган һәм җир
биләмәсен рөхсәтсез кулланган өчен дә туздырылачак.
Мәсәлән,
Вознесенское бистәсендә индивидуаль торак йорт төзелергә тиешле 10 сотый җирдә милекче
3 катлы корылма төзеп, аны коммерцияле эшчәнлек максатларында куллана. Корылманың
мәйданы 900 кв.м. “Объект шәһәр төзелеше кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәмичә
төзелгән”, - дип сөйләде И.Шакиров. Совет районында милекче өстәмә муниципаль
җирне басып алган. Казан үзәгендә кибет белән бергә рөхсәтсез кафе эшли.
“Барлык
милекчеләргә дә закон тәртибендә суд карары турында хәбәр ителде. Аларга корылмаларны
үзләренә демонтажлау мөмкинлеге бирелде, ләкин беркем дә моны эшләмәде.
Башкарма комитет үз көче белән суд карарын тормышка ашырачак”, - диде
И.Шакиров. Демонтажлауга тотылган чыгымнар милекчелердән алыначак.
И.Шакиров
сүзләренчә, кулланучылар базарын тәртипкә китерү буенча эшләр шәһәрдә беренче
ел гына башкарылмый. Узган елда 42 законсыз объект таркатылган.
Казан Мэры Илсур
Метшин искәртүенчә, бу катлаулы һәм масштаблы мәсьәлә. “Һәр объект буенча
аларның законсыз булуын без закон тәртибендә исбатлыйбыз, шуннан соң
милекчеләргә корылмаларын үзләренә туздыдырга мөмкинлек бирәбез. Шәһәр үзәге
яисә чите булуга карамастан, системалы рәвештә тәртип салачакбыз”, - дип
ассызыклады Мэр.
Шәһәр башлыгы билгеләп
үткәнчә, төзелеш кагыйдәләре федераль закон тарафыннан билгеләнә һәм аларны
бозу кеше тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя. “Мондый чамасызлык белән
килешмәячәкбез! Моны башка төрле атап та булмый! Индивидуаль торак йорт өчен
җир алынган икән – торак йорт булырга тиеш. Ләкин кемдер 1000 кв.м мәйданлы
коммерцияле корылма торгызган – янгын куркынычсызлыгы, пакровка мәсьәләләрен
исәпкә алмаган. Кеше тормышын һәм сәламәтлеген куркыныч астына куярга юл
бирмибез! Шәһәр төзелеш кодексын һичшиксез үтәргә кирәк”, - диде шәһәр Мэры. Илсур
Метшин закон нигезендә әлеге юнәлештә эшләүне дәвам итәргә кушты.