(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче сентябрь, Зилә Гайфи). Бүгенге көндә Казанда 518 балалар
бакчасы, мәктәп һәм хастаханәләрдә җылылык бар. Бу шәһәр социаль
учреждениеләренең 72% тәшкил итә, шулай ук 225 күп фатирлы йортка җылылык
бирелде. Шәһәрдә җылылык бирү турында бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комите
җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты җитәкчесе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
Аның сүзләренчә,
җылылык бирү буенча әзерлек эшләре сентябрь башында тәмамланды.
Быел Казанда ягу
сезоны 20 сентябрьдә башланды, ләкин инде 7 сентябрьдә социаль учреждениеләргә,
гаризалары булган очракта, җылылык җибәрү турында ресурс белән тәэмин итүче
оешмаларга хатлар җибәрелде. Искәндәр Гыйниятуллин искәртүенчә, соңгы 5 тәүлек
эчендә уртача температура +8 градустан артмаган очракта, җылылык бирелә. Мондый
һава шартлары әле күзәтелми, шуңа күрә массалы рәвештә җылылык бирү башланмады.
Җылылык бирү буенча шәһәрлеләр ТКХ комитетына 590-96-22 һәм 590-96-23 кайнар
линия телефоннары аша мөрәҗәгать итә яисә “Ачык Казан” системасында гариза бирә
ала.
Ягу сезонына
әзерлек масштабы башкарылган эшләрнең күләменнән билгеләнә. “Йортлар эчендәге 11
мең км җылылык системалары тикшерелде, опрессовкаланды. Йортлар эчендәге
җылылык челтәрләренең 125 км торбасы алыштырылды. Торак фондны автоматик һава
көйләү үзәкләре белән тәэмин итү эшләре башкарыла. Шәһәрдә барлыгы 3260 йортта
җылылык бирү автоматлаштырылган, бу 62 % тәшкил итә. Җылылык белән тәэмин итә
торган барлык чыганаклар да әзер”, - диде комитет башлыгы.
Параллель рәвештә
җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның җиһазларын яңарту дәвам итә. Казан җылылык
электр үзәләренең 2-нче һәм 3-нче станцияләрендә куәт чыгаручы заманча моторлар
эшләп китте.
“Казэнерго” АҖ 5
район пар казаннары бинасын һәм 6 үзәк җылылык пунктларын төзекләндерде.
Ягу сезоны
әзерлек барышында җылылык белән тәэмин итүнең кайбер проблемалы мәсьәләләре хәл
ителде. Мәсәлән, сөт комбинаты пар казанын туктату аркасында, Совет районында 6
йорт кайнар сусыз калды. Яңа милекче барлыкка килгәч, әлеге сорау чишелде. Ул масштаблы
төзекләндерү эшләре башкарды. Киләсе елда әлеге йортларны “Казэнерго” АҖ пар
казанына күчерү соравы карала.
“Казан җылылык
челтәре” тарафыннан Сафьян ур., 6, Бауман ур., 30 һ.б. урамнарда җылылык
челтәрләрен төзекләндерү буенча төрле эшләр башкарылды.
Кулланучыларны үзәк
җылылык пунктларыннан индивидуаль җылылык пунктларына күчерү дәвам итә.
И.Гыйниятуллин сүзләре буенча, 1280 объектта әлеге эшләр башкарылган. “1300
торак йорт ИҖЧ күчрелгән, бу безнең үсешне күрсәтә. Бу эшләр актив мохите
булган, ләкин челтәрләре таушалган йортларда мөһим. Игътибар белән бу эшнең
барышын күзәтәчәкбез”, - диде Мэр.
Тулаем алганда,
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, ягу сезонына әзерлек артында җылылык белән тәэмин
итүче компанияләр, район башлыклары, ТКХ комитеты эшләре тора. “Ягу сезоны
башлану – катлаулы эшләр тәмамлану вакыты. Совет районы администрациясендә
эшләгән елларымны хәтерлим, анда һәр аерым пар казаны буенча отчет бирәләр иде.
Авыр вакытлар иде, акча да, ресурслар да юк. Хәзер бу безнең өчен – планлы эш”,
- диде Мэр.
Шәһәр башлыгы
халыкның җылылык бирү буенча сорауларын яшен тизлегендә чишәргә кушты. “Үзенең
масштаблы булуына карамастан, бу – халык белән эшләү. Миллионлы шәһәрдә 522 күп
фатирлы йорт – сораулар булачак. Халык белән эшләгәндә, моны ихтирам белән
эшләү мөһим. “Ачык Казан” системасы безнең эшебездә ярдәмче булырга тиеш”, -
дип сөйләде Мэр.
Ул билгеләгәнчә,
сорауны тиз хәл итү – идарә итүче оешмадан халык шуны көтә. “Халыкның соравына
җавап бирү әлеге хезмәт өчен алынган бәягә туры килергә тиеш. Коммуналь
хезмәтләр буенча чыгымнар зур. Без моңа сәбәп түгел, бу – федераль күрсәткечләр.
Ләкин туган мәсьәләне хәл итәргә Мәскәү кирәкми. Бу – безнең җаваплылык өлкәсе.
Бергә хәлебездән килгәнне эшлик”, - диде Илсур Метшин.