(Казан шәһәре
KZN.RU, 25-нче сентябрь, Антон Ноздрин). 1-нче октябрьдән 10-нчы октябрьгә
кадәр Казанда, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Өлкәннәр декадасы уздырылачак.
Бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын олы буынга
карата хөрмәт һәм ихтирам күрсәтергә өндәде. “Пенсионерлар – безнең иң мөһим
һәм актив ярдәмчеләребез. Аларның тәҗрибәләре һәм ярдәмнәре безнең өчен
мөһим”,- диде шәһәр башлыгы.
Пенсионерлар өчен
әзерләнгән чаралар программасын Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов сөйләп узды. Аның сүзләре буенча, аерым игътибар олы
кешеләрнең сәламәтлегенә биреләчәк, белгеч-табиблар социаль хезмәт күрсәтү
үзәгендә исәптә торучы ялгыз картларның өйләренә барып тикшерәчәк, дәвалау-профилактика
учреждениеләрендә ачык ишекләр көне үтәчәк. Шәһәрнең барлык районнарында
өлкәннәргә материаль, социаль-көнкүреш, психологик һ.б. ярдәм күрсәтү буенча
хәйрия чаралары узачак.
Олы буын
вәкилләрен социальләштерү буенча чаралар декаданың мөһим бер аспекты булып
торачак. Аерым алганда компьютерны өйрәнү буенча курслар оештырылачак, спорт
төрләре буенча ярышлар уздырылачак. Пенсионерлар өчен сәнгать мәктәпләрендә,
китапханәләрдә әдәби-музыкаль кичәләр, бәйгеләр, викториналар, иҗади очрашулар
оештырылачак.
Күпчелек чаралар,
Казанда 2016 елның декабреннән гамәлгә кертелгән “Жизнелюб” социаль проекты
кысаларында узачак. “Проект кысаларында 2,5 мең өлкән яшьтәге кешеләр мәдәният
йортларында сәнгать белән шөгыльләнә”, - диде җитәкченең беренче урынбасары.
Проект 10 юнәлеш буенча тормышка ашырыла. Клубларның эшчәнлеге җәдвәле белән
Мәдәният идарәсе һәм “Казан ярминкәсе” сайтларыннан танышып була. Д.Фәттахов
хәбәр иткәнчә, проектның кайнар телефонына тәкъдимнәр белән 700-дән артык
шалтырату булган.
Илсур Метшин
“Жизнелюб” проектының идеясе эшлекле очрашу барышында барлыкка килүен
билгеләде. Шәһәр башлыгы сүзләре буенча, клуб катнашучылары үзләрен сәламәт
итеп хис итә һәм вакытны актив рәвештә уздырырга әзер. “Өлкән яшьтәгеләрнең
тормышын актив итеп оештыру, пенсионерларның үз сәләтләрен күрсәтү өчен,
аларның аралашуы өчен шартлар тудыру – болар барсы да безнең кулда, без моны
эшли алабыз һәм эшләргә тиеш”, - диде Мэр. И.Метшин, шулай ук, өлкән яшьтәге
кешеләрнең шәһәр эшчәнлегенә күрсәткән ярдәмнәрен дә атады. “Мөрәҗәгатьләр,
халык белән очрашулар арасында пенсионерлар – иң актив катнашучылар, алар
битараф түгел. Аларның тәҗрибәләре һәм ярдәмнәре безнең өчен мөһим”, - диде
Мэр.
Шәһәр башлыгы
барлык чараларны да тиешлечә уздырырга йөкләде. “Чаралар күп, иң мөһиме
кешеләрнең һәрберсенә дә моны җиткерә алу. Декада – өлкән буынга үз хөрмәтеңне
күрсәтер өчен тагы бер мөмкинлек”, - диде Мэр.