(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь, Алсу Сафина). Казан Мэры Илсур
Метшин “Солнечный город” торак комплексының Б.Урманче урамы буенча 136 фатирлык дүртенче блок-секция өлешчеләрен күптән көтелгән яңа өйләргә күченүләре белән котлады.
Хәзерге
вакытта йорт янында җир өсте җәяүлеләр кичү юлын әзерләү эшләре бара, инде ноябрь аенда микрорайон кешеләренә юлны имин чыгу өчен барлык
шартлар да тудырылачак. Киләсе җәйдә
трамвай юлларын озынайту һәм 5-нче номерлы маршрутта берничә яңа тукталыш оештыру планлаштырыла.
Әлеге торак
комплексны “ФОН” төркем компаниясе төзи башлаган иде, ләкин төзелеш туктатылды. Мәсьәләне чишүгә муниципалитет кушылды.
“Без барыбыз бергә булдырдык – 136 фатир эксплуатациягә бирелде”, -
диде шәһәр башлыгы өлешчеләргә мөрәҗәгать итеп, - хәзер сез биредә бәхетле тормыш белән яши аласыз”. “Зур адымнар белән булмаса да, вәгдә иткәннәрне һәм планлаштырылганнарны тормышка ашырабыз”, -дип өстәде ул. Шуны
билгеләп узарга кирәк, йорт төзелешенә Казан шәһәр думасы депутаты Рөстәм Рамазанов компаниясе “Дорстрой Комплектация” инвестицияләр кертте.
Бу ТР Президентының 2016 елның 14 ноябреннән чыккан УП-1004 номерлы боерыгы ярдәмендә мөмкин булды.
Өлешчеләр үз чиратында, Казан Мэрына һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановка әлеге мәсьәләне чишүгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Азат Нигъмәтҗанов искәртеп киткәнчә, ТР Президенты ТР Дәүләт советына еллык юлламасында ел азагына кадәр өлешчеләрнең 6 объектын
төгәлләргә дип бурыч куйды. “Шуларның беренчесе башкарылды дип әйтергә була. Бу 136 фатир. Без өлешчеләрнең
шатлыклы йөзләрен күрәбез. Тиздән алар үз йортларын теркәү өчен кадастр палатасына бара ала”, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары.
Казан Мэры өлешчеләргә
ноябрьдә җир өсте җәяүлеләр кичү юлын төзеп бетерү планнары
турында сөйләде. Әлеге
мәсьәлә белән шәһәр җитәкчелегенә микрорайон
халкы берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән иде. “Йортлар саны аркасында трасса хәрәкәтчән. Җәяүлеләр кичү юлы аеруча мәктәпләргә һәм
балалар бакчаларына йөрүче балалар өчен кирәк”, - диде И.Метшин.
Җәяүлеләр кичү юлы 2008 елда Б.Урманче урамы буенча юл төзү вакытында
салынган иде. Ләкин объект юл кебек үк финанслау җитешмәү сәбәпле тәмамланды. Җәяүлеләр кичү юлын төзү өчен чаралар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүлеп чыгарылды.
Хәзерге вакытта юл инфраструктурасы объектында эшләр дәвам итә. Подрядчы
оешма, “Аскогрупп” төзелеш компаниясе директоры Андрей Куликов хәбәр иткәнчә, ике
ай элек эстакаданы 1 метрга күтәргән терәкләрне - метал конструкцияләрне бетонлау буенча эшләр башкарыла. Моның өчен ике 70 тоннлык кран җәлеп ителде. Шулай ук, объектта баскычлар ясау эшләре башкарыла,
ком сиптерү аппаратлары ярдәмендә металлны читсарту буенча эшләр башлана. Металл конструкцияләр чистартылгач, алар грунтланачак, буялачак һәм
поликорбонат белән ябылачак.
Объект ике лифт белән җиһазландырылачак. Гомүмән
А.Кауликов сүзе буенча, җәяүлеләр кичү юлы аз мобильле төркем кешеләре өчен кирәк булган барлык әйберләр белән дә тәэмин ителәчәк.
Искәртеп китик, җир өсте җәяүлеләр кичү юлын 1 метрга күтәрү, боҗралы трамвай ботагын дәвам итү өчен башкарылды. Өлешчеләр белән очрашу
алдыннан Илсур Метшин, Азат Нигъмәтҗанов һәм Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков эш киңәшмәсендә трамвайның боҗралы челтәрен үстерү мәсьәләсен карадылар.
“Әлеге
мәсьәләне
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры белән Татарстан Президентына сөйләргә кирәк. Киләсе җәйдә
трамвай линиясен 2-3 тукталышка дәвам итәргә һәм борылу боҗрасын ясарга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы. Шәһәр башлыгы эшләрне проектлауга һәм уздыруга кирәк булган вакытны А.Габделхаковтан сорады. “Проектантларны (“Татдорпроект”
- искәрмә) җәлеп
итәчәкбез, киләсе җәйгә
проект әзер булачак”, - диде Транспорт комитеты рәисе.
Трамвай юлларын озынайту буенча планнар турында Казан Мэры өлешчеләргә дә сөйлдәде. Аның сүзе буенча,
микрорайон халкы өчен тукталыш якында гына урнаштырылачак. “Безнең киләсе планнар –
5-нче номерлы трамвай түгәрәкләп йөрсен өчен “Солнечный город”ны Борисково белән боҗралатырга.
Моның өчен җитди чаралар, бакча участокларын таратып урнаштыру, Борисковода
соңгы тукталыш һәм юл чишелешен төзү кирәк”, - диде Илсур Метшин.
Күчмә киңәшмәдә Вахитов һәм Идел буе
районнарының администрация башлыгы Андрей Лобов, Капиталь төзелеш һәм
реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, “Фон-Ривьера” ҖЧҖ директоры Диана Әхмәтҗанова,
“Фон” төркем компаниясенең техник директоры Сергей Орлов һәм
подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты.