Башкарма комитетта Казан шәһәр Думасының XX сессиясе башланды
Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче сентябрь, Алсу Сафина). Әлеге минутларда Башкарма комитетның
утырышлар залында Казан шәһәр Думасының XX сессиясе уза. Казан Мэры Илсур
Метшин рәислеге астында уза торган утырышта 50 депутатның 41-е катнаша. Карар кабул
итү өчен кирәкле кворум бар.
Сессиядә ТР
Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, республика министрлыклары, ведомстволары
һәм прокуратура вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һ.б. катнаша. Депутатлар
10 сорау буенча фикер алышачак. Алар арасында:
Казан
территориясендә халыкка медецина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыру турында;
Казан шәһәр Думасының “Гомуми
белем бирү, мәктәпкәчә белем бирү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә
туклануны оештыру һәм азык-төлек белән тәэмин итү турындагы”карары үтәлеше
турында;
Казан муниципаль берәмлегенең
Сайлау комиссиясен формалаштыру турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан
муниципаль берәмлегенең 2017 ел бюджеты һәм 2018-2019 елларның планлы бюджеты
турындагы ” карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының
территорияаль җәмәгать үзидарәләренең чикләрен билгеләү турындагы аерым
карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Уставына
үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының аерым
карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казанның җир биләмәләрен
куллану һәм төзелеш тәртипләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары
картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасы депутаты
В.В. Кадыйровның вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турында;
Төрлеләр.