(Казан шәһәре KZN.RU,
27-нче сентябрь, Михаил Ченцов). Социаль өлкә учреждениеләрендә туклану
системасын алга таба үстерү буенча муниципаль программа эшләү турында карар
бүген Казан шәһәр Думасының XX сессиясе барышында кабул ителде. Утырыш Казан
Башкарма комитетында ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислеге астында үтте.
Программага кертелергә мөмкин чаралар арасында төшке ашны ашау өчен
тәнәфесләрне озайту, мәктәп һәм балалар бакчаларын проектлау вакытында ук ашау
зоналарын киңәйтү һәм азык-төлек блокларын җиһазлау кебек чаралар билгеләнде.
Әлеге тема буенча
“Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП директоры Гүзәл Ананьева
чыгыш ясады. “Хәзер без 650 мәктәпкәчә белем бирү, 218 гомуми белем бирү 8
урта-махсус учреждениеләрен, шул исәптән 170 мәктәп һәм 324 балалар бакчаларын
азык-төлек белән тәэмин итәбез. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен меню
төзегендә үсеп килә торган организмның барлык таләпләрен исәпкә алабыз, ашларда
бары тик натураль продуктлар кулланыла, бәяләр барлык категорияләр өчен дә бер
төрле”, - дип хәбәр итте ул.
Г.Ананьева
игътибар иткәнчә, соңгы елларда мәктәпләрдә тукланучы балалар саны арткан:
2015-2016 елларда 61% булса, 2016-2017 елларда – 71,4%. “Алга таба безнең
бурычыбыз – кайнар аш белән тукланучылар санын максималь арттыру. Узган уку
елында Казан мәктәпләрендә гомуми тукланучылар саны 92,4 % тәшкил итте”, - дип
сөйләде ул. Үзенең чыгышында Гүзәл Ананьева төшке ашны ашау өчен тәнәфес
озынлыгын арттыруның кирәклеген әйтте.
Моннан кала,
департамент директоры билгеләп үткәнчә, бу уку елында меню ассортименты үсте.
Аның сүзләренчә, хәзер мәктәпләрдә лазанья, гратен (укучыларда заманча туклану
эстетикасын булдыру өчен) һ.б. ашлар бирелә. Шулай ук, милли ашлар һәм
хәләл-туклану кертелде, сезонлы җиләк-җимеш һәм яшелчә барлыкка килде. Г.Ананьева
билгеләп үткәнчә, департаментта булган азык-төлекнең эчке резеврлары ярдәмендә,
яңа уку елына бәяләр артусыз кердек. Бәяләр 2016 елның апреленнән үзгәрешсез
тора. “Шундый резеврларның берсе булып ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән
хезмәттәшлек тора: департамент складына китерелгән азык-төлекнең 85 проценты –
җирле җитештерүчеләрнеке. Азык-төлек белән тәэмин итүчеләр, сыйфатлы продукция
китерәләр. Искәртеп үтәм, миллионлы шәһәрләр арасында Казанда мәктәпләрдә
туклану бәяләре – иң түбән булып кала”, - диде Гүзәл Ананьева.
Чыгыш ясаучы
“Мәктәп рестораны” проектына аерым тукталды. Проект сәламәт һәм дөрес туклануны
пропагандалауга хезмәт итә. “Биредә дөнья кухнясы ашлары тәкъдим ителә. Моннан
кала, департамент әлеге биналарны ата-аналар комитеты белән очрашулар өчен
куллана: менюда тәкъдим ителгән ашларны дегустацияләү, пешерү буенча мастер-класслар
оештырыла” – диде ул. Г.Ананьева фикеренчә, “Мәктәп рестораны” проекты эшләгән 5
ел эчендә, үзен тулысынча аклады, ләкин аны камилләштерергә кирәк. “Алга таба,
мәктәп проектларын эшләү барышында ук “Мәктәп рестораны” концепциясенә туры
китереп эшләргә тәкъдим итәбез”, - дип билгеләде ул.
Депутатлар чыгыш
ясаучыга казанлыларны кызыксындырган берничә сорау бирде. Делүс Сираҗетдинов
менюда гипоаллерген ашлар барлыгы турында кызыксынды. “Бүгенге көндә
мәктәпләрдә андый меню юк, бары тик балалар бакчаларында гына. Әгәр гариза
булса, сайтыбызда мондый меню бар, без аның буенча азык-төлек китерергә әзер,
бу шулай ук хәләл-туклануга да кагыла, ләкин аерым гариза буенча гына”, - дип җавап
бирде департамент директоры.
Казан шәһәр
Думасы депутаты Сергей Черепанов туклану өчен бәяләрнең төшүе, бистәләр
мәктәпләрендә ашханәләрдә кулланыла торган карталарны тутыру өчен банкоматлар
урнаштыру турында сораулар бирде. “Департаментка арзанрак меню төзү турында
мөрәҗәгатьләр килеп тора, ләкин мондый чара аның сыйфатына каршы чыгачак. 20
сумга аксым, майлар һәм углеводлар балансын саклап, меню төзеп булмый, кызганыч”,
- диде Г.Ананьева. Ул билгеләп үткәнчә, банкоматлар белән авырлыклары булган
мәктәпләрдән гаризалар кабул ителә. Гаризалар нигезендә банкоматлар
урнаштырылачак.
Балалар бакчаларында
һәм мәктәпләрдә туклануны оештыру буенча берничә сүз шәһәрлеләр сәламәтлеген
һәм әйләнә-тирәне саклау буенча даими комиссия рәисе урынбасары Таиса Чернова
да әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә кайнар аш белән тукланучылар саны
арткач, ашкайнату системасы авырулары, авырлык, буй буенча физик җитлегүдә
тайпылышлары булган балалар саны кимегән. “Әйтергә кирәк, мәктәпләрдә аерым
меню әле генә укырга килгән балалар өчен кирәк, чөнки өйдән, балалар
бакчаларыннан килгән укучылар, мәктәп ашларына тиз генә җайлаша алмый. Туклану вакытын
арттырырга кирәк, 10 минут эчендә олы кеше дә ашап өлгерә алмый”, - диде ул.
Фикер алышу
буенча йомгаклау сүзләрен Илсур Метшин әйтте. “10 еллык уртак эшчәнлегебез
нәтиҗәсендә балалар туклануның бердәм системасы эшләнде. Россиядә моңа тиңдәш системалар
юк. Безнең өчен мөһим нәтиҗәләрне кабатлыйсым килә – авырулар саны кимү,
мәктәптә тукланучылар саны 92 процентка җитү. Без башлаганда бу сан 37% иде. Без
аз керемле гаиләләр балаларына бушлай туклану керттек. Бу максатларда без шәһәр
бюджетыннан акчалар бүлә идек, алга таба да бүләчәкбез”, - -дип ассызыклады
шәһәр башлыгы.
Казан Мэры
билгеләгәнчә, программаны гамәлгә ашыру дәверендә бар да яхшы булмады. Азык-төлек
китерү, кадрлар белән проблемалар, ата-аналар тарафыннан зарлар булды. “Башкарма
комитет, Мәгариф идарәсе, Туклану департаментының уртак эшчәнлеге ярдәмендә,
без туган сорауларны чишеп бардык. Бүген дә әле чишелмәгән сораулар бар. Ләкин без
бу юнәлештә эш алып барабыз. Башкарма комитеттан яңа муниципаль программа эшләргә,
мәктәп һәм балалар бакчаларында туклану системасын камилләштерергә сорыйм”, -
-диде Илсур Метшин.
“Шулай ук, алга
таба төзекләндерү барышында азык-төлек блокларын җиһазлауны исәпкә алырга
сорыйм. Моннан кала, мәктәп һәм балалар бакчаларын проектлау этабында ук моны
башкарырга кирәк. Департаменттан алга таба да ата-аналар белән эшләвен сорыйм. Тагын
бер тапкыр балаларның сәламәтлегеннән дә мөһим әйбер юклыгын искәртәм һәм
безнең бөтен эшебез дә сәламәт тормыш рәвешен булдыру максатында алып барылырга
тиеш”, - дип тәмамлады шәһәр башлыгы.