(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче сентябрь, Алсу Сафина). Сәламәтлек саклауның беренчел челтәрен яңарту
һәм “Кунакчыл сырхауханә” проектын алга таба гамәлгә ашыру буенча бүген Казан
шәһәр Думасы депутатлары XX сессиядә фикер алыштылар.
ТР Сәламәтлек
саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур
Хәлфиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 91 медицина учреждениесе, шул исәптән 38 –
милекнең дәүләтнеке булмаган формасы – ТР территориясендә бушлай медицина
ярдәме күрсәтү буенча Дәүләт гарантияләре программаларын гамәлгә ашыруда
катнаша. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 13 мең кеше эшли, шуларның 3
меңнән артыгы – табиблар һәм 6 меңнән артыгы – урта медицина хезмәткәрләре.
Бер ел эчендә
шәһәр сырхауханәләрендә 7 млн мөрәҗәгать теркәлә, 124 меңнән артык – стационарларга
урнаштыру һәм 37 мең – көндезге стационарларга урнаштыру, 390 меңгә якын –
ашыгыч ярдәм чакыру.
Илнур Хәлфиев
сырхауханәләрне капиталь төзекләндерү программасы турында да искәртте. Хәзерге вакытта
шәһәрнең 52 сәламәтлек саклау учрежденисендә капиталь төзекләндерү эшләре бара.
Шулай ук, 18-нче шәһәр хастаханәсе территориясендә травмотология пунктын төзү
өчен проект эшләнә. Республика бюджетыннан 1 млрд 348,5 млн сум акча бүленде.
Сырхауханәләрне капиталь
төзекләндерү программасы өчен Казан Мэры Татарстан Хакимиятенә һәм республика
Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. Шәһәр башлыгы билгеләп
үткәнчә, Казанда күп төрле социаль программалар эшләп килә, ләкин сырхауханәләрне
капиталь төзекләндерү программасы үзенең масштабы белән аерылып тора.
И.Хәлфиев кайбер
медицина учреждениеләрен зурайту турында сөйләде. Мәсәлән, Дәрвишләр
бистәсендәге балаларны 8-нче сырхауханәдән алып, 6-нчы сырхауханәгә күчерәчәкләр.
“Бу медицина ярдәме күрсәтүнең яңа мөмкинлекләрен бирәчәк”, - диде ул.
Депутат Марат Каһарманов
бу очракта Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр өчен медицина ярдәмен алу кулайлыгы
бозылмасмы, дип кызыксынды. Охшаш сорау белән (Мирный бистәсендәге 3-нче шәһәр
сырхауханәсен медицина университеты клиникасы белән берләштерү) депутат Фәдбир
Сафин да мөрәҗәгать итте. Илнур Хәлфиев билгеләп үткәнчә, халыкка хезмәт
күрсәтү участок-территориаль принцип белән дәвам итәчәк.
“Кешеләр элек
кайсы участок табибына йөргән булсалар, хәзер дә шуңа йөрүне дәвам итәчәкләр,
ләкин консультатив-диагностика ярдәме яхшырачак”, - -диде чыгыш ясаучы.
Үзгәрешләр 16-нчы
хастаханәгә, башка медучреждениеләргә дә кагылачак.
Депутат Альбина
Кыямова шәһрнең хастаханәләре дә капиталь тзекләндерү таләп итүләре турында
әйтте. И.Хәлфиев җавап биргәнчә, шәһәрнең барлык медицина учреждениеләрен
тәртипкә китерү буенча эшләр башкарыла.
Депутат Рөстәм
Рамазанов медицина учреждениеләренең транспорт ягыннан кулайлыгы турында
сөйләде. Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин искәртүечнә, Казанда яңа
транспорт челтәрен проектлау эшләре башкарыла.
Аерым игътибар “Кунакчыл
сырхауханә – Татарстан стандарты” проектына бирелде. Проект республика Президенты
кушуы буенча, медик-санитар ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыру өчен төзелде.
“Төзекләндерү эшләре
башкарылачагына шик тумый, әмма сырхауханәләрне эчтәлек ягыннан яңарту –
катлаулы һәм җаваплы мәсьәлә. Кешеләр авыр үзгәрә, шулай да хезмәт күрсәтү
дәрәҗәсе үсәргә тиеш. Бу – төп мәсьәлә”, - диде И.Метшин.
Идарә җитәкчесе
искәртүенчә ,проект пилот режимында 18-нче сырхауханәдә гамәлгә ашырылды. Хәзер
ул этаплап Казанның барлык медучреждениеләренә кертеләчәк. Пилот режимы
барышында кабул ителгән пациентлар саны 20%, язылу мөмкинлеге 30% артты.
Фикер алышу
нәтиҗәләре буенча, депутатлар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына беренчел медик-санитар
һәм стационар ярдәме күрсәтү системасын камилләштерү соравы белән мөрәҗәгать
итәргә карар кылды. Моннан кала, депутатлар Башкарма комитетка медучреждениеләргә
транспорт йөрешен җайларга, территорияләрен төзекләндерергә, дәүләт сәламәтлек
саклау учреждениеләре урнашкан күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү
программасына кертергә куштылар.
Шәһәрлеләр сәламәтлеген
һәм әйләнә-тирәне саклау буенча даими комиссиягә әлеге мәсьәләләрнең үтәлешен
тикшерергә йөкләнде.