(Казан шәһәре
KZN.RU, 27-нче сентябрь, Антон Ноздрин). 2018 ел Казанда Кунакчыллык елы
булырга мөмкин. Шундый тәкъдим белән бүген Казан Мэры Илсур Метшин белән
очрашуда катнашучылар чыкты. Очрашу “Татар бистәсе” мультимедияле интерактив
музейда үтте. Шәһәр башлыгы идеяне хуплады һәм индустрия вәкилләрен
профессиональ бәйрәмнәре – Халыкара туризм көне белән тәбрикләде.
И.Метшин билгеләп
үткәнчә, Халыкара туризм көне Казан өчен – профессиональ бәйрәм, чөнки шәһәр
популяр туристлык юнәлеше булып тора. Татарстан башкаласы Россиянең иң кунакчыл
шәһәрләре рейтингында беренче урын алды. “Әлеге вакыйга белән котлыйм – бу безнең
уртак эшебез”, - диде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы
Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү елында, бирегә 460меңгә якын турист килүен искәртте.
Шуннан соң, туристлык индустриясен үстерергә карар кылынды һәм елга 1 млн
турист кабул итәргә дигән бурыч куелды. “Тирә-күршеләр бездә туризмны үстерү
өчен күп әйбер юк, дип әйттеләр. Әмма без сезнең белән алдыбызга максат куеп,
аңа бардык. Һәрберегез үз юнәлешен үстерде, үзенең дәрәҗәсен күтәрде, осталыгын
арттырды”, - диде Мэр туриндустрия вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.
Шәһәр башлыгы билгеләгәнчә,
туризмда ваклыклар юк. Аның сүзләренчә, шәһәрдә хезмәт күрсәтү яңа дәрәҗәгә
чыккан. “Сез шәһәргә мәхәббәт белән эшлисез”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгының
беренче урынбасары Евгения Лодвигова шулай ук берничә факт белән таныштырды. Аерым
алганда, ул билгеләп үткәнчә, соңгы 10 ел эченә шәһәргә килүче туристлар саны 5
тапкыр артты. Нәтиҗә буларак, Казан төрле рейтингларда алдынгы урыннарда тора.
Туристлык бизнесы
вәкилләре арасында “I Help Kazan” автомияле коммерцияле булмаган оешмасы
генераль директоры Татьяна Яковлева, ТР Туризм үсеше үзәге генераль директоры Оксана
Саргина, ТР һәм Казан Ресторатор һәм отельерлары ассоциациясе идарә рәисе Зөфәр
Гаязов бар иде. Алар төрле тәкъдимнәр ясадылар. Т.Яковлева киләсе елны Казанда
Кунакчыллык елы дип атарга тәкъдим итте. Өлкәне киләсе елда үстерү проектын “Кунакчыл
Казан”, - дип атарга тәкъдим ителде.
Илсур Метшин
тәкъдимне хуплады. “Без бик күп кунаклар кабул итәчәкбез. Бу атама гына булып
калырга тиеш түгел, тиешле чаралар оештырырга кирәк”, - дип әйтте шәһәр башлыгы
һәм алдагы планка – елга 2,7 млн турист кабул итү.
Очрашуда катнашучылар
өлкәнең проблемалы яклары буенча да сөйләштеләр. Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә,
шәһәргә берничә кечкенә, үзенчәлекле отельләр, 2-3 йолдызлы кунакханәләр һәм
бер зур 5 йолдызлы кунакханә кирәк.
Чарада Башкарма
комитет башлыгы урынбасары Илдар Шакиров, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты
директоры Дарья Санникова, Марат Усманов һ.б. катнашты.