(Казан шәһәре
KZN.RU, 14-нче сентябрь, Михаил Ченцов). Бүген Казанның Вахитов районының 1-нче
мәктәбендәге аутистик спектрлы борчулар белән интегүче балалар өчен ресурслы классларның
берсен Казан Мэры Илсур Мешин карап кайтты. Шундый сыйныфлар быел Татарстан башкаласында
биш белем бирү учреждениеләрендә барлыкка килде. Шәһәр башлыгы махсус сыйныфта
үткән дәрескә керде, биредә ул укучылар белән дә, укытучылар белән дә аралашты.
2017 елның
беренче сентябрендә аутизм авырулы балалар өчен махсус ресурслы класслар 1, 65,
97, 156, 168 номерлы мәктәпләрдә ачылды. 1 һәм 97 номерлы мәктәпләрдә әлеге
класслар “В твою пользу” хәйрия фонды социаль проекты оештыручылары ярәмендә
барлыкка килде. Классларны җиһазлау 1,66 млн.сумга төште. Моннан кала, фонд 17
укытучы һәм тьюторны махсус педагогик программа буенча әзерләүгә 335 мең сумга
якын акча бүлеп бирде.
Фонд генераль
директоры Дарина Табакова билгеләвенчә, ресурслы сыйныфлар укытучылары махсус
педагогик программа нигезендә эшлиләр. Әлеге программа үзен Россиядә генә
түгел, чит илдә дә яхшы яктан күрсәтте. “Казанның Мәгариф идарәсе белән
берлектә шәһәрнең урта мәктәпләре нигезендә аутизм авырулы балалар өчен махсус
ресурслы класслар булдыру проекты эшләнде. Без тулысынча бүлмәләрне
җиһазландырдык, укытучы һәм тьюторларны укыттык. Бу киләчәктә, алар җәмгыятьтә
яши алсын өчен, балаларны социальләштерегә ярдәм итә”, - диде ул проект
турында.
1-нче мәктәптә
ресурслы сыйныфта 7 бала белем ала: 4 бала – 1-нче сыйныфта, 2 – 2нчедә, 1 – 3-нчедә.
Шәһәр буенча аутистик спектрлы борчулар белән интегүче балаларның
ата-аналарыннан 19 гариза кабул ителде. Алар барысы да тиешле сыйныфларга
урнаштырылды. Ресурслы сыйныфлар ачылганчы, балалар коррекция мәктәпләрендә укыдылар
яисә өйдә белем алдылар.
Укытучы Ольга
Галанина Казан Мэрына сөйләвенчә, дөнья практикасында аутист-балаларның савыгуы
билгеле. “Элек бу бер-ике очрак кына иде, хәзер бу хәл массалы рәвештә була. Ачык
мисал – мин укыткан беренче аутист-бала соңрак Энергетика институтын тәмамлый,
һәм менә июньдә аның туе булды. Алар бездән берни белән дә аерылымыйлар, алар
безнең кебек үк”, - дип ассызыклады ул.
И.Метшин сүзләре
буенча, ул бирегә махсус яңа программаның ничек гамәлгә ашырылуын күрергә килде.
“Без бу эшне без “Казан банкы” идарәсе рәисе Оскар Прокопьев һәм “В твою пользу”
фонды белән “Игелекле Казан” проекты кысаларында башладык. Безнең өчен бу
чыннан да яңа юнәлеш булып тора. Без аңа һичшиксез ярдәм итәчәкбез. Аллага
шөкер, уңай практика дөньяда гына түгел, безнең мәктәптә дә бар. Эшегез өчен рәхмәт
сезгә”, - -диде Илсур Метшин.
Ольга Галанина
Казан Мэрына әлеге классларда укуның үзенчәлекләре турында сөйләде. Аның
билгеләп үтүенчә, әлегә кадәр тьюторлар катнашындагы яраклаштырылган программа булмаган.
Тьюторлар балаларга көн дәвамында ярдәм итәләр – уку процессы тулысы белән шуңы
корылган.
“Бездә икенче
класста укучы малай бар. Тьютор аның белән инде ерактан – ике парта аша – эшли.
Ул бары тик күзәтә генә, кирәк булган очракта гына бала янына килеп, аңа ярдәм
итә. Бу дәвамлы процесс. Шулай да, минем тәҗрибәмнән чыгып әйтсәк, киләчәктә балаларга
тьютор кирәк булмаячак”, - дип сөйләде ул.