(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик
системасының Идел буе федераль округы башкала җитәкчеләренең 2017 елның август
ае медиарейтингында беренче урынны алды.
Федераль һәм
төбәк массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәсендә, Илсур Метшинның
медиаиндексы 13211,1 пункт тәшкил итә, дип табылды. Массакүләм мәгълүмат
чараларында Казан Мэрының мәктәп директорлары тарафыннан укытучылар һәм ата-аналар
каршында отчет бирү практикасын кертү турындагы фикере,”Әкият” курчак теартры
каршында узган “Чәчәк фестивалендә” булуы һәм футбол буенча дөнья чемпионатына
шәһәрне бизәргә мөмкин булган композицияләрне атавы турында, капиталь
төзекләндерү барышында Чуйков урамының 52-нче йортындагы су үтеп зарарланган фатирларда
яшәүчеләр белән аралашуы турында язганнар.
Икенче һәм өченче
урыннарда Түбән Новгород һәм Саратов шәһәрләре башлыклары тора.
Искәртергә кирәк,
әлеге рейтинг 42200 йогынтылы чыганакны (ТВ, радио, гәҗит, журнал, мәгълүмат
агентлыклары,интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары) үз эченә алган “Медиалогия”
массакүләм мәгълүмат чаралары системасы нигезендә төзелә. Казан Мэры округ
субъектлары башкалалары рәсми затлары айлык медиарейтингларында берничә тапкыр алдынгы
урыннар яулады.