(Казан шәһәре
KZN.RU, 13-нче сентябрь, Антон Ноздрин). Казанның Идел буе районында Р.Зорге,
103 адресы буенча урнашкан 21 номерлы сырхауханә бинасын төзүнең соңгы стадиясе
башланды. Төзелеш эшләре сентябрь азагына тәмамланырга тиеш. Учреждение
консультация-диагностика үзәге булып торачак. Биредә хатын-кызлар консультациясе,
онкология үзәге, дәваланучылар өчен реабилетация бүлеге булачак. Эшләрнең
барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде. Ул бинаны карап чыкты һәм хезмәт
күрсәтү сыйфатын арттыру өчен медицина хезмәткәрләре өчен тренинглар оештырырга
кушты.
Учреждениенең баш
табибы вазыйфаларын үтәче Илдар Закиров билгеләп үткәнчә, сырхауханә 1987 елда
ачылган. Хәзерге вакытта учреждение ике бинада урын ала: Р.Зорге ур., 121 һәм
Габишев ур., 5 номерлы торак йортларының беренче катында. Баш табиб
вазыйфаларын үтәүче хәбәр иткәнчә, сырхауханә Горки-2 микрорайоны һәм Салмачи, Вишневка,
Восточный, Плодопитомник, Алтан бистәләрендә яшәүче 60 меңнән артык кешегә
хезмәт күрсәтә. Яңартлыган учреждение 83 мең кешегә хезмәт күрсәтә алачак дип
фаразлана. “Бина бер сменага 950 кешене кабул итә алачак, шул исәптән 200 кеше
хатын-кызлар консультациясендә. Биредә маммография, флюорография, эндоскопия,
ультротавыш диагностикасы, электроэнцефалография һ.б. хезмәтләр алып булачак”,
- диде И.Закиров.
Илдар Закиров
хәбәр иткәнчә, биредә яшәүче 35 мең хатын-кыз мөрәҗәгать итә алачак
хатын-кызлар консультациясе булачак. Хәзерге вакытта якын-тирә микрорайоннарда
консультация юк. Шулай ук бинада үзенең реабилитация үзәге барлыкка киләчәк.
И.Закиров сүзләренчә, ул үз эченә халыкның аз хәрәкәтчән төркемнәре өчен махсус
җиһазландырылган бассейда гидрореабилитация, дәвалау физкультурасы залы, механотерапияне
алачак.
Сырхауханә бинасында
онкология үзәге – республика онкология диспансеры филиалы – барлыкка киләчәк.
И.Закиров сүзләренчә, башка учреждениеләрдә мондый үзәкләр юк, профильсез
белгечләр хезмәт күрсәткән беренчел онкология бүлмәләре генә бар. Бу үзәктә исә
онкология белгечләре хезмәт итәчәк. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, әлеге
практиканы башка районнарда да кертергә кирәк. Шәһәр башлыгы ТР Сәламәтлек
саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиевка яңа
төзеләчәк сырхауханәләр проектына мондый үзәкләрне кертергә йөкләде.
Илдар Закиров
сөйләгәнчә, учреждениедә “Кунакчыл сырхауханә – Татарстан стандарты” проекты
гамәлдә булачак. Аның аңлатуынча, регистратура урынына, дәваланучыларга кирәкле
мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә торган, уңайлы ресепшн булачак. Бинада инфоматлар
урнаштырылачак. Белгечкә ресепшн аша һәм колл-центр аша язылырга мөмкин
булачак.
Илсур Метшин “Кунакчыл
сырхауханә” проектын гамәлгә ашыруны мөһим момент дип атады. “Яңа эчтәлек
кирәк. Дәваланучылар һәм хезмәткәрләр өчен тудырылган шартларда, хезмәткәрләрдән
эшкә яңа мөнәсәбәт көтәбез”, - диде Казан Мэры. Шул ук вакытта шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, әлеге практиканы беренче көннән үк кертергә кирәк. “Бөтенесе
дә беренче көнне үк гамәлгә ашырылырга тиеш. Кешеләр килеп, хезмәт күрсәтүнең яңа
төрле дәрәҗәсен күрергә тиешләр. Мондый шартларда әлеге эшне башкару авыр булмаячак”,
- дип ассызыклады И.Метшин.
Илдар Закиров
билгеләп үткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру максатында медицина
хезмәткәрләре өчен тренинглар уздырыла. Мэр әлеге дәресләр җитәкчеләрдән башлап
кече медицина хезмәткәрләренә кадәр керергә тиеш.
Баш табиб
вазыйфаларын башкаручы проблеманы да атап үтте – үзәк янында урнашкан парковка
барлык дәваланучыларны да сыйдыра алмый. Шәһәр башлыгы Вахитов һәм Идел буе
районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобовка парковканы киңәйтү турында
сорауны эшләргә кушты.
Азакта И.Метшин
хәбәр иткәнчә, Татарстан һәм аның башкаласында сәламәтлек саклауга зур игътибар
бирелә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республикада
сырхауханәләрне капиталь төзекләндерү программасы эшләп килә. “Программаны
гамәлгә ашырганнан соң казанлылар өчен тиешле шартлар буласына шик тумый”, дип
тәмамлады Мэр.