(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче сентябрь, Михаил Ченцов). Бүген Казанда Татарстан Теннис
федерациясенең чираттан тыш җыелышында яңа президент итеп РФ Тикшерү
комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция
генерал-майоры Марат Зарипов сайланды. Сайлаулар Казан теннис академиясендә үтте.
Чираттан тыш җыелышта Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Алексей Селивановский,
яңа эшкә күчү сәбәпле, үзенең өстеннән президент вәкаләтләрен төшерде.
Шәһәр башлыгы яңа
кандидатураны хуплады. Мэр билгеләвенчә, Марат Зариповны ул сәләтле һәм
күпкырлы җитәкче буларак яхшы белә. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә,
Федерациянең элеккеге президенты А.Селивановский республикада теннис үсешенә
зур өлеш кертте. Илсур Метшин шулай ук, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия
Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев ярдәме белән, зур теннис
республикада һәм башкалабызда үсәр өчен зур импульс алды, дип билгеләп үтте.
“7 ел элек әле
без бу спорт төре республикабызда нинди югары дәрәҗәгә җитүен күз алдына да
китерә алмый идек. Казан теннис академиясендә 50-дән артык чара үтә, шуларның
13-е – халыкара дәрәҗәдә. Алар безгә горурлык өчен яңадан-яңа сәбәпләр бирәләр,
хөрмәтле дуслар. Зур спорт бриллиант кебек, һәм бүгенге көндә теннис
Татарстанда – иң матур, өмет бирә торган өлкә”, - диде Казан Мэры.
Татарстан
теннисының казанышлары турында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары
Хәлил Шәйхетдинов сөйләде. “Бөтенроссия һәм дөнья дәрәҗәсендәге турнирларда
безнең җыелма команда тенисчылары ел саен 100-дән артык бүләк алалар. 2012
елдан 2017 елга кадәр Татарстан җыелма командасының 12 әгъзасы Россия спорт
остасы исемнәре алдылар”, - дип хәбәр итте ул. Х.Шәйхетднов шулай ук, Марат
Зарипов кандидатурасын хуплады. “Яңа кандидатура өчен тавыш бирергә чакырам.
Без аның белән тыгыз эшлибез, ул спортны ярата, өстәл теннисы белән шөгыльләнә,
актив спортчы, эшләргә теләге бар. Ышанам, без, традицияләрне саклап һәм яңа
дәрәҗәләргә ирешеп, бер команда булып эшләячәкбез”, - дип тәмамлады ул.
Шамил Тарпищев исеменнән
җыелучыларны Россия Теннис федерациясенең тренерлар составы рәисе Геннадий
Жуков сәламләде. “Шамил Әнвәрович Перуда, Лимада. Бүгенге конференция турында
белеп, ул Алексей Селивановскийга рәхмәт сүзләре һәм ихтирамын җиткерергә
кушты. Барыгыз да яхшы белә, теләсә кайсы проектны башлау – бик катлаулы этап,
шуңа күрә шул вакытта эшләүче кешеләр аерым игътибар һәм ихтирамга лаек”, - диде
Г.Жуков. Ул Россия Теннис федерациясе исеменнән яңа кандидатураны хуплавын
белдерде.
ТР Теннис
федерациясенең 115 әгъзасыннан 81 кеше тавыш бирү нәтиҗәсендә, Марат Зарипов
бертавыштан Федерациянең яңа президенты итеп сайланды. Ул аңа ышаныч белдереп,
тавыш бирүче кешеләргә рәхмәтен җиткерде. “Татарстанда спорт белән шөгыльләнү
өчен барлык шартлар да тудырылган, инфрастуктура яхшы үскән, спорт корылмалары
эшләп килә. Шуңа күрә, без үзебезнең спортчыларны Россия һәм халыкара
дәрәҗәдәге ярышларда күрергә хаклы, һәм безнең бурычыбыз – моңа ирешү”, - диде
ул. Чара азагында Федерациянең яңа президентына символик теннис ракеткасы тапшырылды.
Җыелышта шулай
ук, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев,
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, ТР
Теннис федерациясенең вице-президенты Равил Ногуманов һ.б. катнашты.