(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче сентябрь, Антон Ноздрин). “The Road” Казан Рок мәктәбе үзенең 8-нче
туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм уңаеннан “Пирамида” концертлар комплексында, Россиядәге
беренче профессиональ рок-музыка мәктәбендә укучылар, рус рок-легендасы Андрей
Сапунов, “On The Go” төркеме катнашында, концерт узды.
Рок мәктәбендә укучыларны
Казан Мэры Илсур Метшин тәбрикләде. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, мәктәпкә
2009 елда нигез салынды. “8 ел элек кенә әле без сезнең белән әлеге эшне башлап
җибәрдек, һәм менә никадәр сәләтле кеше сәхнәдә басып тора”, - диде шәһәр
башлыгы. Мэр билгеләвенчә, “Пирамида” бусагасын атлап узу белән биредә рок
атмосферасы сизелә. “Балачакта без дә музыка коралларына “тынгы бирми идек”.
Безнең барыбыз да музыкант булмады, ләкин музыкага мәхәббәт, рокка мәхәббәт
мәңге безнең белән яшәячәк”, - диде Мэр укучыларга мөрәҗәгать итеп. Аның сүзләренчә,
СССР һәм Россия рок тарихы күркәм традицияләргә ия, аларны сакларга кирәк. “Сәләтле
кешеләрнең күбрәк булуын, Казанда әлеге сәләтләрне ачар өчен барлык шартлар
булуын телим. Казанда рок-н-ролл һәм рок мәктәбе чәчәк атсын өчен барысын да
эшләргә телим”, - диде шәһәр Мэры.
Илсур Метшин
искәртүенчә, 2 ел элек ул, Андрей Сапунов белән бергә, мәктәпнең яңа бинасын
ачты. Һәм легенданы сәхнәгә чакырды. Танылган музыкант сөйләвенчә, “The Road”
рок мәктәбендә ул берничә тапкыр чыгыш ясаган. “Казанда мин үз кеше диярлек, бу
мәктәп минем өчен якын. Бәйрәм белән!”, - дип котлады А.Сапунов. Шуннан соң, кунаклар
мәктәпкә гитара һәм бас-гитара бүләк иттеләр.
Җавап итеп, рок
мәктәбендә укучылар шәһәр башлыгына үзләренең музыкасы яздырылган диск бүләк
иттеләр.
Концерт дәвам
итте. Укучылар үзләренең музыкасын һәм танылган рок-музыкантларның җырларын
уйнадылар. Мәктәпнең яшь укучылары Эльмира Кәлимуллина белән бергә “Әби Патша”
балалар рок-операсыннан бер эпизод уйнадылар. Андрей Сапунов та чыгыш ясады.
“The Road” рок
мәктәбе 2009 елда ачылды, 2015 елдан мөстәкыйль учреждение буларак эшләп килә. “The
Road” – Россиядәге беренче профессиональ рок мәктәбе. “Рок мәктәбен” ачу
тантанасы, Казан Мэры Илсур Метшин, Россия рок-легендасы Андрей Сапунов һәм “Воскресение”
төркеме катнашы белән, 2015 елның 15 сентябрендә узды. Ул Мәскәү урамы, 57/13
йортта урын алды.
Казанда әлеге
мәктәп ачылу Россиянең башка төбәкләрендә рок мәктәпләре ачуга этәргеч булды.
Казан рок мәктәбенә танылгын рок музыкантлар – Борис Гребенщиков һәм “Аквариум”
төркеме, Сергей Чиграков һәм “Чиж & Co” төркеме, Андрей Сапунов һәм “Воскресение”
төркеме, Евгений Хавтан һәм “Браво” төркеме, Владимир Шахрин һәм “Чайф” төркеме,
Андрей Макаревич һәм “Машина времени” төркеме – ярдәм итәләр.