(Казан шәһәре
KZN.RU, 16-нчы сентябрь, Алсу Сафина). Төп оештыручылары балалар булып торган
хәйрия ярминкәләре бүген Казанның берничә мәйданчыгында – “Наратлык”, “Континент”
паркларында, Горки-Әмәт урманында һәм Горький ис. паркта – үтте. Балалар тарафыннан
ясалган әйберләрне алу өчен һәм укучылар һәм балалар бакчаларына йөрүчеләрнең
башлангычына ярдәм йөзеннән меңләгән казанлы бүген хәйрия ярминкәләренә чыкты. “Наратлык”
паркында Казан Мэры Илсур Метшин балаларга, аларның ата-аналарына һәм укытучыларга
игелекле эшләре өчен рәхмәтен белдерде.
Икәртергә кирәк, Казанда
хәйрия ярминкәләре уздыру традициясенә өч ел элек, бер мәктәп инициативасы
буенча, А.Вавилова фондына акча җыю өчен, нигез салынды. Тиздән моңа башка мәктәпләр
дә кушылды һәм хәзер ярминкәләр елга ике тапкыр – язын һәм көзен – уздырыла. Быелгы
ярминкәләрдә 162 мәктәп, 309 балалар бакчалары һәм 49 өстәмә белем бирү
учреждениеләре катнаша.
Игелек ярминкәләре
белән бер үк вакытта “Черек күл” паркында I Хәйрия базары “Ярдәм bazaar” узды. Биредә
60-ка якын дизайнер, һөнәрче һәм ресторатор катнашты. Ярминкәдә катнашып, матур
һәм кирәкле әйберләр алудан кала, мохтаҗларга ярдәм итәргә була. Проектта катнашкан
һәркем кеременең 20 – 100% хәйрия максатларында күчерәчәк. Сүз уңаеннан, маркет
иртәгә дә үз эшен алып барачак.
Хәйрия ярминкәләренә
1000-гә якын шәһәрле чыккан. “Наратлык” мәйданчыгына оныгы белән килгән
Валентина Семеновна сөйләгәнчә, бирегә ул игелекле эшләргә үз өлешен кертү өчен
килгән.
“Наратлык” паркындагы
зур территориядә төрле зоналар эшләде. Паркка керү урыннарында берничә фотозона
урнашкан иде. Ярминкә кунаклары төрле мастер-классларда катнаша алды. Сәхнәдә бу
вакытта районнарның иҗади коллективлары чыгышлары барды.
Бу вакытта
ярминкәдә сәүдә эше кайнады. Кулдан ясалган, бәйләнгән әйберләр алырга мөмкин
иде. Шунда ук бакчалардан килгән яшелчәләр, кышка әзерләнгән продукция,
кулинария эшләнмәләре сатылды.
Кунакларның игътибарын
агач әйберләр белән стенд аеруча җәлеп итте. Илсур Метшин биредә такта сатып
алды. Әлеге тактаның “тарихы” бар булып чыкты. Ул 34-нче мәктәптә 11 сыйныфта укучы
Рамил Заһидуллин старт биргән “Папаможет” проекты ярдәмендә барлыкка килгән.
Чарада катнашучы
укучылар сөйләгәнчә, ярминкәдә катнашу – җаваплы эш. “Без битараф буласыбыз
килми, шәһәребезгә ярдәм итәргә телибез”, - диде 122 гимназиянең 10-нчы сыйныф
укучысы Сәидә Яруллина.
Хәйрия ярминкәсе
узган мәйданчыкны карап чыккан соң Казан Мэры чарада катнашучыларны сәламләде. “Бүген
Казанда хәйрия ярминкәләре уза. Бу эшне без кайбер мәктәпләр белән бергәләп башлаган
идек. Ә бүген барлык мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре
ярминкәгә чыкты”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
“Кылган игелекләрегез
өчен ихластан рәхмәтемне белдерәм”, - диде Мэр укучыларга. Аерым рәхмәт
сүзләрен И.Метшин укытучылар, мәктәп директорлары һәм ата-аналар исеменә
юллады: “Балаларга кечкенәдән якыннарга мәрхәмәт хисләрен иңдергәнегез өчен
рәхмәт сезгә. Бу бик мөһим”.
“Барыбыз да матур,
төзекләндерелгән һәм куркынычсыз Казанда яшәргә телибез, аның игелекле булуы да
бик мөһим”, - дип ассызыклады И.Метшин. “Игелек кылыгыз, игелекле булыгыз һәм
якыннарыгыз турында кайгыртыгыз”, - диде Мэр азакта.
Искәртергә кирәк,
Киров һәм Мәскәү районнарында үткән Игелек ярминкәләрендә җыелган акча Мәскәү
районындагы 120-нче мәктәпнең 2А сыйныфы укучылары Арина Фомченко һәм Диләрә
Хәсәнова исеменә күчереләчәк. Аринада – кискен лимфолейкоз, Диляра финилкетанурия
белән интегә.