(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче сентябрь, Михаил Ченцов). Бүген, Халыкара хәйриячелек көнендә,
Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе районының 83 номерлы физика-математика
лицеенда 1 “А” сыйныфы укучыларына Игелек дәресе үткәрде. Беренче сыйныф
укучылары шәһәр башлыгына 1 сентябрьдә бүләк ителгән Игелекле эшләр көндәлегенә
язып куйган яхшы эшләре турында сөйләделәр. Мэр балаларга якынлашып килүче
Игелек ярминкәсе турында сөйләде һәм көнне елмаеп, әти-әниләргә яхшы
мөнәсәбәттән башларга киңәш итте.
Игелек дәресләре
Казанда икенче ел, “Игелекле Казан” шәһәр проекты кысаларында уздырыла торган көзге
Игелек атнасы вакытында, уздырыла. Быел барлык мәктәпләрдә дә Игелек дәресләрен
спортчылар, артистлар, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре үткәрделәр. Алар арасында:
“Ак Барс” хоккейчылары Владимир Ткачев, Андрей Чебышев һәм Станислав Галеев; “Голос”
тамашасы финалисты,ТР атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина; “Мотиватика”
шәхси үсеш өчен мохит җитәкчесе Анастасия Фәттахова; “Татарстан” телеканалы
алып баручысы Лилия Галимова; Беренче каналның Казандагы шәхси корреспонденты
Светлана Костина; “Инде” интернет-журналының редакция директоры Юлия Туранова; “БИМ-радио”
алып баручылары Валерия Бутрова, Артем Рычев һәм Айрат Загриев.
Игелек дәресе
вакытында Илсур Метшин балалардан җәй көннәрендә аларның нинди игелекле эшләр
башкарулары турында кызыксынды. Һәр 38 укучы шәһәр башлыгына үзенең игелекле
эшләрен сөйләргә әзер иде. Мәсәлән, Самирә Хөснуллова абыйсы белән агачлар
утырткан, Карина Симакова әти-әнисе белән бакчада эшләгән, Влад Токарев, Артур
Гарифуллин һәм Ислам Катин әниләренә өй җыештыруда ярдәм иткәннәр. Ә Ярослав
Каперский шәһәр башлыгына көндәлекне игелекле эшләр белән тутырып бетерергә
вәгъдә итте.
“Игелекле эшләр
кылырга авыр түгел, зур теләк кенә кирәк, мин сездә андый теләк барлыгын күрәм.
Сезнең өчен бик шатмын. Бернече көн, беренче сыйныфтан башлап игелекле эшләр
кыласыз икән, шәһәребез дә иң яхшысы булачак”, - диде Илсур Метшин һәм
укучыларга көнне елмаеп, әти-әниләргә яхшы мөнәсәбәттән башларга киңәш итте.
Казан Мэры укучыларны
Игелек ярминкәсенә чакырды. “Сездән ерак түгел, Горки-Әмәт урманында, Игелек
ярминкәсе узачак. Анда әти-әниләрегез , әби-бабаларыгыз белән килегез, шунда
сезнең белән очрашырбыз. Сез киләсезме?”, - дип сорады шәһәр башлыгы. Укучылар “Әйе”
дип җавап бирделәр.
Игелек дәресеннән
соң лицей директоры Диләрә Бикуева Илсур Метшинга уку йортын күрсәтте. Мәктәп
ресторанында шәһәр башлыгы пешекчеләр һәм югары сыйныф укучылары белән
аралашты. Укучыларның күбесе укуларын Казанда дәвам итәчәкләре турында сөйләделәр.
Шәһәр башлыгы укучыларның бу карарын хуплады.
Илсур Метшин
лицей нигезендә 30 ел туристык клубын җитәкләгән география укытучысы Хәмзә
Килдеев белән танышты. Шул еллар эчендә укучылар өчен шактый спорт походлары оештырылды.
Шул исәптән Таулы Кырым, Көньяк Байкал алды, Каратау (Казахстан) һәм Кавказ таулары
һ.б. буенча. Укытучы шәһәр башлыгына мәктәпнең минераллар коллекциясен
күрсәтте, һәм укучылар белән Камчаткага бару хыялы турында сөйләде. Казан Мэры
сәяхәт белән ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Информатика
кабинетында 11 IT-класс укучылары Никита Кальянов һәм Михаил Кузнецов И.Метшинга
үзләре эшләгән робот техникасы тәкъдим иттеләр. Шәһәр башлыгына мәктәп бизәлеше
ошады, укучыларны һәр адымда сәгатьләрдә, баскычларда сурәтләнгән биремнәр,
формулалар озат бара. Аның фикеренчә, мондый бизәлеш башка мәктәпләрдә дә
урынлы булыр иде.
Төрле мәктәпләрдә
Игелек дәресләрен Казан Мэриясенең башка вәкилләре дә үткәрде. Башкарма комитет
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов үзе укыган 122 номерлы
гимназиядә, Казанның беренче вице-мэры Евгения Лодвигова 64 номерлы мәктәптә
дәрес бирделәр. Әлеге акциягәбалалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе
Айрат Фәизов, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты рәисе Дарья Санникова,
Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Алсу Карякина кушылдылар. Игелек турында
шулай ук шәһәрнең эре хәйрия фондлары җитәкчеләре дә сөйләделәр. 98-нче
мәктәпнең 4 сыйныф укучыларына Игелек дәресен “Помоги дворняге” хәйриячелек
фонды волонтерлары үткәрде. “Плюс 1” хәйриячелек проекты вәкиле Гөлнара Галимова
54-нче мәктәпкә барды.
Исегезгә төшерик,
узган ел Казан Мэры Игелек дәресен 27-нче гимназиянең 1 “Б” сыйныф укучылары
өчен үткәрде, аннан алда – 90-нчы гимназия укучылары өчен.
“Игелекле эшләр
көндәлеге” проекты 2016 елда гамәлгә кертелде һәм балаларны яхшы эшләр
башкарырга этәргеч булып тора. Басма варианты белән бергә дневникдобрыхдел.рф
онлайн-платформасы эшләп килә. Биредә проектта катнашучылар социаль челтәрләр форматында
үзләре эшләгән яхшылыклары белән уртаклашалар. “Социаль мәгълүмат агентлыгы”
директоры Елена Тополева “Игелекле эшләр көндәлеге” кебек проектларны башка
күргәнем юк, дип белдерде.