(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы сентябрь, Михаил Ченцов). Казанның Залесный бистәсендә 15 сентябрьдә
беренче тапкыр яшүсмерләр клубы ачылачак. 1800 кв.м. мәйданлы бина берьюлы 40
тәрбияләнүче кабул итә алачак. Г. Державин урамы, 3-нче йортның беренче катында
урнашкан бинада барлык төзекләндерү эшләре тәмамланган. Бүген кичен биредә
яшәүчеләр өчен ачык ишекләр көне үткәреләчәк. Объекның официаль ачылуы алдыннан
аның балаларны кабул итүгә әзерлек дәрәҗәсен Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Эшлекле киңәшмәдә
шулай ук Балалар һәм яшүсмерләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов, Киров
һәм Мәскәү районнарының администрациясе башлыгы Сергей Миронов, “#Суварстроит”
ҖЧҖ заказчы хезмәте департаменты директоры Анатолий Николаев, “Подросток”
муниципаль бюджет учреждениесе директоры Айрат Ситдыйков һәм “Витамин” клубы
җитәкчесе Юлия Крецу катнашты.
Ю.Крецу
сөйләгәнчә, клубта әниләре белән берлектә 1,5-3 яшьлек балалар шөгыльләнә
торган студия эшлиячәк. Моннан тыш, тулы булмаган балалар бакчасы тибында төркем
ачырга планлаштырыла. Биредә ата-аналар балаларын тәрбиячегә көненә 2-3
сәгатькә калдыра алачаклар. “Залда 7-9 яшьлек балалар өчен хореография
дәресләре, вокал, ритмика (3-4 яшьлек балалар өчен), спорт гимнастикасы
төркемнәре булачак. Шулай ук клубта чаңгы секциясе, әниләр өчен фитнес, шахмат
һәм шашка кабинеты, рәсем түгәрәге эшчәнлекләре планлаштырыла. Клубта ихтыяҗ
булачак, дип уйлыйм. Әлеге микрорайон яңа, биредә бик күп яшь гаиләләр яши”, -
диде ул.
Айрат Фәизов аңлатуынча,
клуб тулысы белән 15 сентябрьдә ачылачак. “Сентябрь аенда 140-150 бала җыярга
исәплибез. Шулай итеп, Залесный бистәсендә балаларны курыкмыйча йөртергә мөмкин
булган лаеклы объект барлыкка киләчәк. Бүген кич белән без ачык ишекләр көне
уздырачакбыз”, - диде Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе. Аның
сүзләренчә, “Витамин” исемен клуб педагоглары уйлап тапкан. “Киңәшләшеп, алар бу
исемдә тукталырга булдылар, чөнки микрорайон урман янында урнашкан, саф һава. “Вита”
тормыш дигәнне аңлата, “Витамин” – тормыш бирүче, шулай атарга булдылар”, - дип
сөйләде А.Фәизов.
Илсур Метшин яңа
клубны югары бәяләде. “Залесныйда яшәүчеләргә бик уңайлы, балаларны ерак
йөртергә түгел. Мәктәп бар, балалар бакчасы бар, клубта балалар мәктәптән тыш
вакытларын уздыра һәм үзләренең сәләтләрен ача алачак”, - диде Мэр. Ул шулай ук
“Подросток” МБУ бинасын 3 елга бушлай арендалау шарты белән төзекләндергән “Сувар”
компаниясенә рәхмәтләрен белдерде.
“Бу – инвесторларның
бина төзеп, төзекләндереп кенә калмыйча, балалар өчен шартлар тудыру - эшнең
яңа формасы. Ышынам, безнең инвесторлар, төзүчеләр өчен бу яңа традиция булачак”,
- диде Казан Мэры.
А.Ситдыйков шулай
ук әлеге төр хезмәттәшлекнең уңай якларын билгеләп үтте. “Шәхси-дәүләт
хезмәттәшлегенең уңай яклары шунда, без дәүләт функцияләрен саклап, яңа
районнарга керәбез, максималь сандагы балалар һәм яшүсмерләрне колачлау юлы
белән барабыз”, - диде ул.
Шәһәр башлыгы
билгеләп үткәнчә, шундый объектларның һәрбересе Казанны иң уңайлы шәһәр итү
максатына якынайта. И.Метшин шулай ук бу районда башка төрле мөһим социаль һәм
экологик проектлар гамәлгә ашырылуы турында искәртте. Шул исәптән, Аккош
күлләре системасын экореабилитацияләү эшләре.
Исегезгә төшерик,
2017 елда Казанда гомуми суммасы 43,2 млн. сум тәшкил иткән 8 яшүсмерләр клубы
төзекләндерелде, шул исәптән 4,4 млн.сум материаль базаны ныгытуга юнәлдерелде.
Республика бюджетыннан акча бүлеп бирелү ярдәмендә, Казанда 2013-2016 елларда
10 яшүсмерләр клубы төзекләндерелде. Бу эшкә барлыгы 86,7 млн.сум акча бүлеп
бирелде.
Хәзерге вакытта
2018 елга капиталь төзекләндерү республика программасы формалаша. Әлеге программа
кысаларында, берничә яшьләр сәясәте учреждениеләрен төзекләндерү планлаштырыла.