(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин, 4-нче сентябрьдә башланган
Игелек атнасы кысаларында, Киров районында яшәүче күп балалы гаиләләрнең
берсендә кунакта булды. Шәһәр башлыгы 4 бала тәрбияләүче Роман һәм Наталия
Осокиннарга барды. Гаилә башлыгы ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли, ә
аның хатыны кечкенә балаларын карый.
Илсур Метшин
балаларны уку елы башлану белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды. Беренче сыйныфта
укучы Ярославка бүләккә велосипед бирелде. Осокиннарның Татарстан бизнеска
булышлык итү институты каршындагы колледжда укучы олы кызлары Анастасия, 4-нче
сыйныфта укучы кызлары Арсений һәм күкрәк баласы Илья да бүләксез калмадылар.
Ярослав Мэрдан
үзенең Игелекле эшләр көндәлегенә имза куярга сорады. Әлеге көндәлекләрне
укучыларга 1-сентябрь көнне өләштеләр. Исегезгә төшерик, проект 2016 елда
гамәлгә кертелде. Илсур Метшин Осокиннарга “Игелекле Казан” һәм “Игелекле эшләр
көндәлеге” проектлары турында сөйләде. “Олыларны тәрбияләргә авыр. Һәм без
аларга игелек культурасын балалар аша иңдерергә телибез. Балалар мәктәптән,
беренче сыйныфтан башлап игелек кылсалар, бездә икенче төрле җәмгыять һәм шәһәр
булачак. Мин моңа ышанам”, - диде И.Метшин һәм башка ата-аналарның көндәлек турында
фикерләрен укып китте: “Көндәлеккә тамга куйдыртыр өчен, ул я чүп түгә, я
идәнне себерә, башка эшләрне эшләп куя”. Мэр искәртүенчә, балалар уен
формасында да ата-аналарга өй эшләрендә теләп ярдәм күрсәтә.
Игелек дәресләре
турында да сүз чыкты. Быел дәресләрне республиканың танылган спортчылары, хәһрия
фондлары вәкилләре һ.б. уздырды. Исегезгә төшерик, 5-нче сентябрьдә Казан Мэры
Илсур Метшин Идел буе районының 83 номерлы лицеенда Игелек дәресе үткәрде.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов сүзләренә
караганда, Игелек дәресләре 29 уку йортында үткәрелгән.
Балалар мәктәп
хәйрия ярминкәләре өчен төрле эшләнәмәләр ясаулары турында сөйләделәр. Исегезгә
төшерик, әлеге ярминкәләр 9 сентябрьдә Казанның төрле мәйданчыкларында –
Горький ис. паркта, Горки-Әмәт урманында, “Континент” һәм “Наратлык”
паркларында, Иске Татар бистәсенең Каюм Насыйри урамында – узачак.
Өстәл артында
балаларның кызыксынулары турында сөйләделәр: Осокиннарның өч олы баласы да каратэга
йөри. Алар Мэрга үзләренең медальләрен күрсәттеләр. Балалар шулай ук шәһәр
башлыгына киләчәктә кем булырга теләүләрен сөйләделәр. Арсений да, Ярослав та
тормышларын автомобильләр белән бәйләргә телиләр.
Илсур Метшин
сүзләренчә, зур, күп балалы гаилә – зур җаваплылык та, зур бәхет тә. “Сез – шәп
кешеләр. Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек телим, балаларыгыз сезнең кебек яхшы
һәм яратучы булып үссен”, - дип теләде Мэр.