(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче сентябрь). Россия авиация приборлар
төзүнең иң олы яшьтәге предприятиеләреннән берсе – «Казан «Электроприбор»
заводы» ААҖ – 100 еллыгын
билгеләп үтә. Оешма коллективын юбилей белән Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин
катнашты.
Бәйрәм митингы башланганчы ук Татарстан Республикасы
Президенты предприятие цехларын карап
чыкты, куәтләрне модернизацияләү планнары белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов
заводның Патша Россиясендә үк булдырылганын искәртеп үтте. “Сезнең предприятие
заман сынауларын намус белән узды: катлаулы 20 нче елларны, 1941 ел, сугыш,
завод Мәскәүдән Казанга эвакуацияләнә, 90 нчы еллар –коллективны саклап калу
өчен оборона предприятиесенә хәтта йозаклар чыгарырга туры килде”, - диде
республика башлыгы. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, бүген бар да башкача:
цехлар өч сменада эшли, конструкторлар бюросы һәм институт-партнерлары уникаль,
заман таләпләренә җавап бирерлек продукция чыгара. “Бу бәйрәм көнендә
предприятие ветераннарына һәм бүген дә алар эшен дәвам итүчеләргә рәхмәт
белдерәсем килә. Заводка чәчәк атуын телим”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
“100 ел – соңгы
нокта түгел, ә предприятие чәчәк атсын өчен һәм республикага, илгә файдалы
булсын өчен нәрсә кирәклеге турында уйланыр өчен сәбәп», – диде чыгышында завод
генераль директоры Павел Шацких.
Тантана Татарстан
Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән дәвам итте. Шуннан соң, бәйрәм
программасын республиканың күренекле коллективлары чыгышлары дәвам итте, дип
хәбәр итә ТР Хакимияте порталы.
Белешмә
Предприятие Мәскәүдә
“Авиаприбор” заводы буларак
оеша. Ул авиация приборлар төзүнең беренче ватан оешмасы була. Оештыручы һәм заводның беренче директоры итеп
танылган Россия галиме Фридман Александр Александрович билгеләнә.
1924 елдан
заводта серияле авиция приборлары чыгарыла башлый.
Бөек Ватан сугышы
башлангач, завод Казанга эвакуацияләнә. Сугыш елларында оборона продукциясен
чыгару күләме 3,5 тапкыр арта.
Сугыштан соңгы
елларда реактив авиация барлыкка килгәч, завод беренчеләрдән булып “Ту-4”
бомбардировщигына автопилот ясау техникасын үзләштерә, соңыннан автопилотларның
тулы гаммасы чыгарыла башлый.
Техник үсеш белән
бер үк вакытта яңа корпуслар төзелә, социаль өлкә үсә. Завод тарафыннан барлыгы
мәйданы 100 мең кв.м тәшкил иткән 22 торак йорт, 600 урынлык тулай торак, 10
балалар бакчасы, сырхауханә һәм стационар, Идел елгасы буенда ял итү базасы,
балалар өчен сәламәтләндерү лагере, югары сыйныф укучылары өчен ял һәм хезмәт
лагере төзелә.
100 елның 76-сын
завод Татарстан башкаласында эшчәнлек алып бара һәм шәһәр һәм республиканың
иҗтимагый тормышында актив эш башкара. Завод спорт үсеше, мәдәният һәйкәлләрен
торгызу һ.б. хәйрия эшләренә акча бүлеп бирә. Соңгы биш елда хәйрия
максатларында завод 16,5 млн.сум акча бүлеп биргән.
Завод коллективына
төрле юнәлешләрдәге эшчәнлеге өчен күп төрле бүләкләр бирелгән. Искәртергә кирәк,
2017 елда предприятие Казанның Мактау китабына кертелде.