(Казан шәһәре KZN.RU,
8-нче сентябрь, Михаил Ченцов). Рәссам Константин Васильевның 75 еллыгын бәйрәм
итү уңаеннан аның музеенда авторның, Мәскәү Манежының саклау урыныннан һәм
Коломна картиналар галереясеннән, 25 картинасы күргәзмәгә куелды. Алар арасында
“Маршал Жуков”, “Отечество”, “Прощание славянки”, “Нашествие”, “Тоска по Родине”
картиналары бар. Илсур Метшин галереядә Казан өчен яңа картиналар белән
танышты.
Рәссам юбилее
уңаеннан оештырылган күргәзмә Казанның Мәдәният идарәсе һәм ТР Мәдәният
министрлыгының уртак проекты булып тора һәм 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Хәзерге вакытта Казан
музеенда Константин Васильевның 150 картинасыннан торган иң зур коллекция
җыелды. Мэрга Константин Васильевның дусты һәм музей хезмәткәре Геннадий Пронин
сөйләгәнчә, яңа кайтарылган картиналарны санасаң, рәссамның барлык иҗади мирасы
биредә тупланган дияргә була.
Кайтарылган хезмәтләрне
күрсәткәндә Пронин К.Васильевка Жуков портретын ясаганда ассистент булганын
исенә төшерде. “Башта ул якынча портрет ясады, аннары Мәскәү кино студиясендә
орденнар сатып алды, мин аларны тагып, бер позада тордым”, - дип сөйләде ул.
Күргәзмәне карау
барышында Казан Мэры яңа экспозиция белән танышырга килгән гимназия укучыларын
очратты.
Картиналар галереясе
мөдире Ольга Вечканова билгеләп үткәнчә, музейга халык ешрак йөри башлаган.
2015 елда музей Бауман урамына күчкәч, анда 13 мең 817 кеше килгән булса, 2016
елда 146 мең 92 кеше килгән. Бу ел башыннан биредә 92 мең кеше булган.
“Константин
Васильев – Шаляпин, Бакый Урманче, Тукай кебек үк безнең бренд. Элек музей өчен
эшләп өлгермәгәнне, хәзер эшләргә кирәк. теләк һәм системалылык мөһим”, - дип
мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы музей хезмәткәрләренә.
Исегезгә төшерик,
Константин Васильев муниципаль музее, Казан Мэры Илсур Метшин карары белән, 2013
елның 26 июнендә Бауман урамында ачыла. Яңа музейның мәйданы Константин Васильевның
Гвардия урамында урнашкан элеккеге картиналар галереясеннән өч тапкыр зуррак. Күргәзмә
залларыннан тыш биредә саклау фонды, архив һәм мемориаль зона бар. Ел саен
музейда Константин Васильев исемендәге премия белән Казанның сәнгать мәктәпләре
укытучылары бүләкләнә. Әлеге премияне булдыру фикере беренче тапкыр музей
ачылган көнне әйтелде һәм Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан хупланды.