(Казан шәһәре
KZN.RU, 8 сентября, Антон Ноздрин). Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең
урынбасары итеп Илдар Шакиров билгеләнде. Кадрлар сәясәтендәге үзгәрешләр
турында бүгенге киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Моңа кадәр Илдар Шакиров
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары
вазыйфасын башкарды.
Шәһәр башлыгы яңа
урынбасар алып барачак юнәлешләрне билгеләп чыкты. Мэр сүзләренә караганда, боларга
икътисади блок, сәүдә мәсьәләләре, Транспорт буенча комитет һәм Административ-техник
инспекция идарәсе керә.
Шәһәр башлыгы
хәбәр иткәнчә, кече һәм урта бизнес мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. “Бу
юнәлештә без яхшы үсә алабыз. Моның өчен Россиянең һәм чит илләрнең иң уңышлы
тәҗрибәләрен үзләштерергә, яңалык кертергә, бизнес-берләшмәләр белән диалогта
шартлар тудырырга кирәк”, - диде Мэр. Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласы
ирешкән дәрәҗәләр фонында моңа ирешү авыр, ләкин мөмкин булачак.
Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, И.Шакиров шәһәрнең башкарма хакимият органнарында 10 елдан
артык эшли. Ул үзенең хезмәт юлын Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында
башлап җибәрә, соңрак шәһәр районнары администрацияләрендә, Икътисади үсеш
комитетында эшли. “Илдар Шакировның Икътисади үсеш комитетында эшчәнлегенең төп
этабы булып 2030 елга кадәр Казанның социаль-икътисади үсеше стратегиясен эшләү
торды. Шуннан соң ул Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенә күчте. Бу
бик мөһим практика, чөнки район администрацияләрендә эшләүнең, “җирдә”,
үзенчәлекләре бар. Халык, эшмәкәрләр белән аралашып, һәр көнне зур тәҗрибә
туплыйсың”, - диде Мэр.
Казан Мэры
ассызыклаганча, И.Шакировның куелган бурычларны үтәү өчен җитәрлек тәҗрибәсе
һәм Башкарма комитет командасының ярдәме бар.
Шакиров Илдар Сәетҗан
улы 1984 елның 7-нче апрелендә Татарстан Республикасының Буа районында туа. 2006
елда “менеджер”, 2009 елда “юрист” белгечлекләре буенча В.И.Ульянов-Ленин ис. Казан
дәүләт университетын тәмамлый. 2016 елның 17 октябрендә аңа “1 класслы муниципаль
киңәшче” класслы чин бирелә.
2006 елның 3 маеннан
2007 елның 30 мартына кадәр –Казан Башкарма комитеты Җир һәм милек
мөнәсәбәтләре комитетының әйдәп баручы белгече, 1 категорияле белгече;
2007 елның 2
апреленнән 2010 елның 31 декабренә кадәр – Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары
администрациясенең Икътисади үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, җитәкче;
2011 елның 1 гыйнварыннан
2011 елның 2 августына кадәр – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясенең Икътисади үсеш бүлеге җитәкчесе;
2011 елның 3
августыннан 2013 елның 31 декабренә кадәр – Казан Башкарма комитеты аппаратының
Икътисади үсеш комитеты рәисе урынбасары;
2014 елның 1
гыйнварыннан 2016 елның 20 октябренә кадәр – Казан Башкарма комитеты
аппаратының Икътисади үсеш комитеты рәисе;
2016 елның 21
октябреннән 2017 елның 7сентябренә кадәр – Казанның Вахитов һәм Идел буе
районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары;
8 сентябрьдән – Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
И.Шакиров Шәһәр
Башкарма комитетының Мактаулы грамотасы (2013), “Казан XXVII Бөтендөнья җәйге
универсиадасы” Мактаулы медале (2013), “Сочи XXII Олимпия кышкы уеннары һәм XI
Паралимпия кышкы уеннары 2014” Мактаулы медале (2014), “Казан XVI су спорт
төрләре буенча дөнья чемпионаты 2015” Мактаулы медале (2015) белән бүләкләнде.