(Казан шәһәре
KZN.RU, 4-нче сентябрь). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Иминлек советы
һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый советның уртак утырышы узды. Утырышны
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Казан Кремлендә
узган чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе
Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат
Шәфигуллин, Иминлек советы һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый
советның даими әгъзалары, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль
берәмлекләр башлыклары һәм башкалар катнашты.
Утырышка массакүләм
мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылды. Көн тәртибендә "Татарстан
Республикасында инвестицион климат торышын яхшырту һәм бизнеска административ
басымны киметү чаралары турында" темасы булды.
“Республикада
инвестицияләрне җәлеп итү үсешебез нигезе икәнен республикада төгәл аңладык инде,
һәм без шул юнәлештә уңышлы барабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без
инвесторларны инженер инфраструктурасына тоташтыру тәртибен җиңеләйтү чараларын
гамәлгә ашырабыз; рөхсәт һәм теркәү документлары санын киметәбез; "бер
тәрәзә" принцибы буенча дәүләт хезмәте күрсәтү системасын үстерәбез; кече
эшкуарлыкка ярдәм итүгә игътибар итәбез. Болар барысы да уңай нәтиҗәгә
китерәләр. Шулай да проблемалар әлеге өлкәләрдә кала".
Татарстан инде өч
ел дәвамында Инвестицион климат буенча илкүләм рейтингта Россия Федерациясе
субъектлары арасында алдынгы урында тора. Әмма кайбер күрсәткечләргә игътибар
итәргә кирәк.
Аеруча, Татарстан
Президенты сүзләренчә, хакимият органнары һәм табигый монополияләр ягыннан
басымга дучар булган компанияләр өлеше артуы борчу уята.
Аерым алганда,
диде ул, андый компанияләр өлеше 12 процентка артты (2016 елдагы 15,36
проценттан 2017 елда 27,1 процентка кадәр). Әлеге тенденцияне республикада
уздырылган төрле сорау алулар күрсәтә.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләгәнчә, экспертлар бәяләве буенча, Россиядә гамәлдә ике миллионнан артык
мәҗбүри таләп бар. Югары икътисад мәктәбе бәяләве буенча дәүләтнең күзәтчелек
чараларына чыгымнары тулаем эчке продуктның 1,5 процентын тәшкил итә, ә
бизнеска артык таләпләрне үтәү өчен йөкләмә ТЭП ның 6 процентына җитә.
Эшкуарлык
эшчәнлеген яхшырту өчен чаралар кирәк, бигрәк тә административ киртәләрне
киметү һәм бизнеска басымны юк итү өлкәсендә. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча,
әлеге проблема республика өчен һәм гомумән ил өчен хас.
Шуннан ул
искәрткәнчә, Россиядә 2016-2017 елларга контроль-күзәтчелек эшчәнлеген
камилләштерү буенча чаралар планы кабул ителде. Әлеге документ контрольне бер
яктан "акыллы", һәм сыйфатлырак итүгә, икенче яктан - эшкуарларга
басымны киметүгә юнәлдерелгән.
“Ерак Көнчыгышта
узган инвестпроектлар буенча киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә
һәм Генераль прокуратурага агымдагы елның 1-нче декабренә планнан тыш
тикшерүләр санын планлы тикшерүләр саныннан 30% белән чикләү мәсьәләсен чишү
юлларын табарга кушты, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моннан кала, Хөкүмәткә,
Генераль прокуратурага һәм Югары судка экномик маддәләр буенча гаепләнүче
гражданнарны күзәтү астында тотудан чикләргә йөкләнде. Җинаять эше буенча актив
эшләр алып барылмаган очракта, арестны озайтуны закон тәртибендә арттыруны тыярга;
эшмәкәрлек буенча суд һәм процессуаль күзәтүне арттырырга тәкъдим ителде”.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, республика территориясендә әлеге йөкләмләрнең үтәлеше эзлексез
прокуратура күзәтүе астында торырга тиеш.
Татарстан Президенты
искәртүенчә, бүгенге киңәшмәнең төп максаты – эшмәкәрлекне алып бару мохитенең
сыйфатын арттыру, шул исәптән, бизнеска нигезсез административ басымны киметү.
Төп доклад белән
ТР Икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.