(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Антон Ноздрин). Казанда
тантаналы рәвештә ТАССР Дәүләт эшлеклеләре Гомәр Усманов һәм Фикрәт Тәбиевка
мемориаль такталар ачылды. Истәлек билгесе Большая Красная урамының 65-нче йорты фасадында эленде - нәкъ.менә шушы
йортта озак еллар дәвамында Татарстан җитәкчеләре яшәде. Тантаналы чарада ТР Президенты Р.Миңнеханов,
ТР Премьер-министры А.Песошин, Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, ТР Президенты
Аппараты җитәкчесе А.Сәфәров, Казан Мэры И.Метшин, республика министрлыклары
һәм ведомстволары җитәкчеләре, Г.Усманов һәм Ф.Тәбиевның туганнары, дуслары,
хезмәттәшләре катнашты.
Р.Миңнеханов Г.Усманов һәм Ф.Тәбиев Татарстанга конкурентлык
алып барырга мөмкинлек биргән нигезне булдырдылар, дип билгеләп үтте. “Без
һәрвакыт республикабыз үсешенә зур йогынты ясаган кешеләрне хәтерләргә тиеш.
Гомәр Усманов һәм Фикрәт Тәбиевның
Республикабыз үсешенә керткән зур өлеше
хәзер безгә масштаблы мәсьәләләр хәл итәргә мөмкинлек бирә”, - диде Татарстан Президенты.
М.Шаймиев 2020 елда Татарстан оешканга 100 ел буласын билгеләп
китте. “Усманов һәм Тәбиев кулга-кул эшләделәр. Алар үз өсләренә шул чорның
сәяси тормышы, иҗтимагый
төзелешенең бөтен
авырлыкларын алдылар һәм республиканың мәнфәгатьләрен кайгырттылар.
Алар мөмкин булмаганны эшләделәр.
Алар хәзерге вакытта Татарстан үсешендә мөһим роль уйнаган юнәлешләргә нигез
салдылар”, - диде ТР Дәүләт киңәшчесе.
М.Шәймиев Г.Усманов һәм Ф.Тәбиев
нефть-химия производствосының мәнфәгатьләрен яклый алдылар,
Кама автомобиль заводы төзелүгә ирештеләр. “Бу бик катлаулы эш. Үзләренең республикалары
мәнфәгатьләрен күп кеше
якларга омтылды. Усманов та, Тәбиев
та, алар арасында иң уңышлылары иде”, - диде М.Шәймиев һәм республика
башлыкларыннан үрнәк алырга өндәде.
Дәүләт эшлеклеләренең туганнары
чыгыш ясады. Ф.Тәбиев оныгы Диана гаилә исеменнән килүчеләргә рәхмәтен
белдерде. “Бабай әлеге йортта
тормышының иң якты чорын үткәрде. Бу вакыт аның тормышы өчен генә түгел, төбәк
тормышы өчен дә әһәмиятле
иде. Без Тәбиев фамилиясе белән
горурланабыз һәм аның исемен мәңгеләштергән
өчен рәхмәтлебез”, - диде ул. Г.Усмановның кызы Светлана шулай ук, республика җитәкчеләрен әтисенең исемен мәңгеләштергән өчен рәхмәтен белдерде. Ул әлеге йортта әтисенең 42 ел
яшәвен,биредә шатлыклы вакыйгалар да (оныгы туу), кайгылы вакыйгалар да (хатыны үлү) булганын сөйләде. “Бер вакытта ике такта
ачылу символик мәгънәгә ия. Усманов һәм Тәбиев Казанда иңгә-иң 15 ел эшләделәр, бергәләшеп республика ,
аның икътисади потенциалы һәм мәдәни тормышы өчен күп эш эшләделәр. Алар бер
берсе турында гомер азакларына кадәр хәтерләделәр”, - дип сөйләде Светлана.
Тантаналы чарадан соң кунаклар мемориаль такталар янына чәчәкләр куйдылар.
Белешмә өчен
КПС- ның
Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре (1960-1979) Ф.Табиев Татарстанның
машинатөзелеше, нефть
сәнәгате үсешендә мөһим роль уйнады. Аның җитәкчелегендә яңа нефть чыганаклары табылды, Түбән Камага нигез
салынды,Яр Чаллыда Кама автомобиль заводы ачылды. Казанда “Казаньоргсинтез” эшли башлады, силикат кирпеч чыгару
заводы, Горки һәм Савин яңа районнары, цирк, Спорт сарае, стадион, Дәүләт Советы бинасы төзелде.
Г.Усманов КПС-ның
Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре (1982-1989) булып торган елларда
КамАЗның, Алабуга автомобиль заводының, Түбән Кама Нефтехимның төзелеше дәвам
итте. Казан дәүләт консерваториясенең
концертлар залы, Химиклар мәдәният сарае,ТР Рәссамнар союзының күргәзмәләр залы
төзелде.