(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче август,
Екатерина Андреева). Казан Мэры Илсур Метшин бүген “Эфир” телеканалында “Тема”
тапшыруы барышында казанлыларга хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм
Республика һәм Шәһәр көннәрен бәйрәм итәргә чыкырды. Шәһәрдә 30 августта төрле
мәдәни, спорт һәм күңел ачу программалары каралган. Әлеге чараларда казанлылар –
төп кунаклар, диде Мэр тамашачыларга мөрәҗәгать итеп.
“Парклар һәм
скверларда күп кенә кызыклы чаралар булачак. 4 фестиваль, Меңъеллык мәйданында автомотошоу,
Казансуда су тамашасы, ат чабышлары”, - диде И.Метшин. Республика һәм шәһәр
көнен бәйрәм итү программасы белән KZN.RU порталында танышырга мөмкин.
Ул, шулай ук,
тапшыру барышында әйтеп үтелгән саннар һәм казанышлар – бердәм эшчәнлек
нәтиҗәсе, дип өстәде. “Казанлыларга рәхмәт әйтәсем килә. Без бик бердәм эшләдек”,
- дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Белем көне
алдыннан Илсур Метшин укучыларга уңышлар, ә шәһәргә, туган көне алдыннан, чәчәк
атарга һәм үсәргә теләде. “Без югары планка куярга, яңа мәсьәләләр чишәргә – иң
уңайлы, иң матур шәһәрдә яшәргә тиешбез”, - диде ул. Шәһәр башлыгы, шулай ук, барлык
мөселманнарны якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады: “Исәнлек, саулык,
гаилә бәхете, Ходай тәгалә барыбызны да саклап торсын, догаларыгыз кабул
булсын, иң изге теләкләр. Рәхмәт барыгызга да», – диде шәһәр башлыгы.