Казанда капиталь төзекләндерү ясарга кирәк булган йортларның 59% төзекләндерелгән
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU¸28-нче август, Екатерина Андреева). Казанда
2017 елда планлаштырылган 180 йорт урынына 340 йортка капиталь төзекләндерү ясалачак.
Моның турында бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалының “Тема”
программасында сөйләде.
Юлларны һәм йортларны капиталь төзекләндерү – шәһәр
хакимияте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Ләкин
республика җитәкчелеге ярдәме булмыйча эшләрнең барлык күләмен колачлау мөмкин
түгел. Программа җитәкчесе Алексей Кулешов күпчелек тамашачыларның нәкъ йорт
территорияләрен капиталь төзекләндерү мәсъәләсе буенча мөрәҗәгать итүләрен
ассызыклады. Шул рәвешле, халык үз йортларының кайчан капиталь төзекләндерү программасына
кертелүен белергә тели.
“Эшләнмәгән әйбернең күләме эшләнелгәннән һәрвакыт күбрәк
булачак, - дип билгеләде Илсур Метшин - Ләкин Президент һәм хөкүмәт ярдәме белән без
һәр йортка да барып җитәрбез дип ышанам. Ул вакыт тиздән килеп җитәр”. “Без
әлеге мәсьәләләрне системалы рәвештә сигез ел дәвамында чишеп барабыз”, - диде
шәһәр башлыгы.
Казанда йортларга капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә
ашыру вакыттыннан башлап, йортларның 59 процентында төзекләндерү эшләре
уздырылган.