(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август, Екатерина Андреева). 2017 елда Казанда юлларны төзекләндерү өчен 6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. Әлеге мәгълүматны бүген “Эфир” телеканалында “Тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Алып баручы Алексей Кулешовның “Казан быел нәрсәдә “арттырды”? соравына җавап биргәндә, Мэр юлларны төзекләндерү шәһәр хуҗалыгында төп сорауларның берсе икәнен билгеләп үтте. “6 млр сумнан артык. Бу бик җитди сан. Узган елларда да, башка миллионлы шәһәрләр белән чагыштырганда, без күп эшли идек – 3-3,5 млрд сумнар белән. Ләкин башка еллар белән чагыштырганда, бу тиңдәшсез сумма. 2 тапкыр артыграк эш башкара алдык”, - диде И.Метшин.
Мэр Әмирхан, Ибраһимов, Вахитов, Декабристлар, Миль, Чистай урамнары һ.б. кебек үзәк урамнар гына төзекләндерелмәде, дип сөйләде. Еллар буе юллардагы чокырларны ямау эшләре генә башкарылган урамнар да быел төзекләндерелде – Кирпичников, Пионар, Әмәт, Ботаника һ.б. урамнар.
Казан Мэры шулай ук, беренче тапкыр бакчачылык ширкәтләренә илтә торган юлларны төзекләндерү эшләре старт алды, дип әйтеп үтте. Быел шундый 7 юл төзекләндерелгән. И.Метшин Салмачи бистәсенә илтә торган юл белән бәйле катлаулы мәсьәләне чишү турында да искәртеп үтте.
ТР Президенты башкалага бөтен яклап булышлык итә, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. “Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт сүзләрен ирештерәм. Мин чагыштыра алам. Үземнең хезмәттәшләрем, башкалалар һәм эре шәһәрләрнең Мэрлары белән, еш аралашам. Без – республика башлыгы башкалага шундый игътибар бирә торган сирәк чыгарма. Җитәкчебезнең ышанычын акларбыз дип ышанам”, - дип тәмамлады И.Метшин.