(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август, Алсу Сафина).
Парк-менеджерлар вазифасына ачык конкурс башка шәһәр хаклының да
кызыксынучанлыгын уятты, дип хәбәр итте бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле
дүшәмбе барышында.
Искәртеп китик, 22-нче июньдә башланып киткән бәйге
нәтиҗәләре 22-нче августта билгеле булды. 216 дәгъвачы арасыннан икенче этапка
Казан, Ульяновск, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләреннән 44 кеше генә узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 9 җиңүче сайланды, аларга Парклар һәм скверлар дирекциясендә
эш тәкъдим ителде. Шулай ук, 4 кеше оешманың кадрлар резервына кертелде.
Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Карякина сүзе буенча, өстенлелек
чаралар уздыру тәҗрибәләре булган кешеләргә генә түгел, ә административ хуҗалык
эшчәнлегендә тәҗрибәсе булган кешеләргә бирелде.
“Әйбәт конкурс, катнашучылар саны һәм аларның географиясе
таң калдырды – үз тирәсендә дөньяны үзгәртергә теләгән иң актив яшьләр безгә
республиканың төрле шәһәрләреннән, Мәскәүдән килде. Казаннан китеп югары белем
алган, эш тәҗрибәсе булган кандидатлар да булды. Шәһәр халкыннан кала башка
шәһәрләрдә дә Казанга килеп үз потенциалларын биредә гамәлгә ашырырга, парк-менеджерлар
булып эшләргә теләк белдерүчеләр булуы һичшиксез шатландыра. Без аларның эшчәнлеге
артыннан күзәтәчәкбез”, - диде Казан Мэры һәм район башлыкларына яңа
парк-менеджерлары өчен осталар булып торырга, аларга ярдәм күрсәтергә чакырды.
А.Карякина үз чиратында, дирекциянең киләчәк планнары белән
бүлеште. “Сентябрь башында безнең команда башкаланың зур парк дирекцияләре
белән тәҗрибә уртаклашу максатыннан Мәскәүгә барачак. Программада – парклар
белән танышудан кала, семинарлар, профильле белгечләрнең эксперт сессияләре
каралган. Яңа хезмәткәрләрнең төп бурычы һәрбер парк белән идарә итүнең
клнцепциясен камилләштерү. Сентябрь азагында әлеге эшне тәмамлау һәм дирекция
эшчәнлегенең юл картасын төзү эше планлаштырыла”, - дип аңлатты ул.