(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август, Михаил Ченцов). Казанның
яңа генераль планы буенча ачык тыңлаулар 2018 елның июленнән дә соңга калмыйча бер
үк вакытта 13 мәйданчыкта уздырылачак. Моның турында бүген традицион аппарат
киңәшмәсендә Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Ирина
Дябилкина хәбәр итте.
Үзенең докладында И.Дябилкина Татарстан башкаласы өчен мөһим
булган документны әзерләү этаплары турында сөйләде. Шул рәвешле 2015 елның
июнендә генплан әзерләүчеләре (Мәскәү Генпланының Фәнни-тикшеренү һәм проект
институты) Казанның беренчел мәгълүматларын җыю, шәһәр территориясен,
иҗтимагый, транспорт һәм инженер инфраструктураларның кулланылу нәтиҗәлеге анализыннан
гыбәрәт булган беренче этапны башкарды. 2015 елның декабрендә генераль планның
концепциясе әзерләнде һәм каралды, ә 2016 елның октябрендә яңа генераль планның
нигезләү материаллары тәкъдим ителде.
“Агымдагы елның июлендә Архитектура һәм шәһәр төзелеше
идарәсенә генераль планның раслана торган өлеше булган документлар тапшырылды. Тапшырылган
материаллар әзерләүчеләрнең шәһәр территориясен функциональ зоналарга бүлү һәм
иҗтимагый, транспорт һәм инженер инфраструктураларын үстерү буенча тәкъдимнәре
китерелгән. Бүгенге көндә әлеге материаллар буенча искәрмәләр кертү һәм техник
хаталарны ачыклау эшләре бара”, - диде чыгыш ясаучы.
И.Дябилкина искәртеп киткәнчә, генплан проектын әзерләү
эшләре федераль һәм республика органнары, Казан шәһәре белән уртак чикләре
булган ТР муниципаль районнары башлыклары белән килешенеп эшләнеләчәк. Шулай ук,
ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча шәһәр халкының тәкъдимнәре һәм искәрмәләре дә
исәпкә алыначак.
“Әлеге документны әзерләүгә никадәр җаваплы итеп карасак,
бездә шул кадәр сыйфатлы генплан булачак. Безгә аның буенча күп еллар дәвамында
яшәргә һәм эшләргә туры киләчәк. Генераль план проекты буенча ачык тыңлауларны
без 2018 елның июленнән дә соңга калмыйча уздырырга тиеш. Ачык тыңлаулар бер үк
вакытта 13 мәйданчыкта уздырылачак”, - диде ул.
Моннан кала, 2018 елның октябрь-ноябрендә Казанда Җир
биләмәләрен куллану һәм йортлар салу кагыйдәләре проекты буенча ачык тыңлаулар
узачак. И.Дябилкина сүзе буенча, ике документ та бер-берсе белән тыгыз
бәйләнгән булуына карап, бер үк вакытта эшләнелә. “2019 елда шәһәрдә яңа
генплан һәм яңа Җир биләмәләрен куллану һәм йортлар салу кагыйдәләре булачак
дип планлаштырабыз. Әлеге документлар сыйфатлы итеп эшләнер һәм шәһәребезнең
киләчәк үсешенә ярдәм итәр дип ышанабыз”, - диде чыгыш ясаучы.
Үз чиратында, Казан Мэры Илсур Метшин генераль планны
әзерләү һәм раслау эшенең күп вакыт алып торуын билгеләп узды. “Әлеге документ
нигезендә безгә 2035 елга кадәр озак һәм имин яшәргә туры киләчәк. Ул бөтен
шәһәр халкының мәнфәгатьләренә дә кагыла. Ул безнең үсешебезне алдан билгели
торган төп документ. Генераль план – бөтен нәрсәнең нигезе, аны никадәр
җентекләп әзерләсәк, ул шул кадәр сыйфатлырак булып чыгачак”, - диде шәһәр
башлыгы.
Шулай ук, шәһәр башлыгы генплан әзерләүне контрольдә
тотучыларга ачык тыңлауларны оештырганда уздыру урыннарын билгеләүгә аерым
игътибар бирергә сорады. “Биредә күбрәк кеше катнашуын теләр идем. Ул эшмәкәрләр
дә, йорт салучылар да җирле халык та. Кызыксынучы якларга үз вакытында хәбәр
бирү мөһим, әлеге генплан буенча эшли торган барлык хезмәттәшләрнең барлыкка
килгән сорауларына җавап бирергә, аларның тәкъдимнәрен, теләкләрен тыңларга кирәк”,
- диде И.Метшин.