(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август, Алсу Сафина). 1 сентябрь
– истәлекле вакыйга, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары өчен, шуңа күрә аларда әлеге көн турында якты истәлекләр
калырга тиеш. Шундый фикерне бүген эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур
Метшин белдерде.
Исегезгә төшерик, Татарстан башкаласында Белем көнендә парта
артына 120 меңнән артык укучы утырачак, шуларның 15 меңгә якыны – беренче
сыйныф укучылары. Моннан кала, 68 мең бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре
ишекләрен атлап керәчәкләр, шуларның 15 меңе – беренче тапкыр.
Казан Мэры сүзләренә караганда, беренче сентябрь – мөһим вакыйга, мәгариф хезмәткәрләренең август
конференциясендә укытучыларның күтәренке күңелләре моны ачык күрсәтте. “Безнең
педагогларга, Казан укытучыларына, директорларга рәхмәтемне белдерәм. Бу аерым категорияле кешеләр. Алар безнең
балаларны тәрбиялиләр, моны профессиональ, балаларга мәхәббәт белән эшлиләр.
Без укытучыларыбыз белән горурланабыз. Аерым теләк – бу бәйрәм укучылар, бигрәк
тә беренче сыйныф укучылары, күңелендә
иң якты истәлекләр генә калдырсын”, - диде И.Метшин.
Мэр берничә ел элек мәктәпләрнең материаль-техник тәэмин
ителеше түбән дәрәҗәдә булганын билгеләп үтте. “ТР Президентына рәхмәт – 2012 елда
ул программа кабул итте. Әлеге программа буенча без 134 мәктәпне
төзекләндердек. Һәр мәктәптә әлеге чараны күзәттек, капиталь төзекләндерү эшләре
башын һәм ахырын күрдек.
Аерма – зур”, - диде шәһәр башлыгы.
Быел 13 мәктәп
һәм 9 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде. Эшләрнең гомуми бәясе – 526 млн
сум. 201 учреждениедә агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылды, эшләрнең гомуми бәясе 136 млн сум тәшкил
итә. Моннан тыш, Киров районында урнашкан “Заречье” Өстәмә белем бирү үзәге 81 млн сумга капиталь төзекләндерелде.
И.Метшин мәктәпләрне капиатль төзекләндерү эшләре дәвам итә, яңа мәктәпләр төзелә, дип билгеләп
үтте. 1 сентябрьдә 1224 укучыга исәпләнгән 2 яңа мәктәп: 180 номерлы күп
профильле полилингваль гимназия һәм 181 номерлы күп профильле мәктәп ачылачак. “Ике мәктәп тапшырабыз, тагы ике мәктәп
төзелә. Монна тыш балалар бакчалары төзелеп тора”, диде Мэр. Мәгариф идарәсе
җитәкчесе И.Һадиуллин уку елы азагына кадәр 900 балага исәпләнгән 3 баллар
бакчасы тапшырылачак, дип билгеләп
үтте.
Шулай да, яңа
мәктәпләр төзү Казанда ике
сменада уку проблемасын хәл итә алмый, дип өстәде Мэр. “Яхшыга өметләник”, -
диде И.Метшин. И.Һадиуллин түбәндәге мәгълүмат белән таныштырды: Казанда һәр
10-нчы мәктәп баласы икенче сменада укырга мәҗбүр. Һәм бу тенденция үсә бара. Яңа уку елында 58
мәктәптә 16 меңгә якын бала икенче сменада укыячак.
И.Метшин Казан мәктәпләрендә эш башка төрле юнәлешләрдә башкарылуын да сөйләде. Мәсәлән, яңа уку елы башында 4
учреждение – 65-нче мәктәп, 67 һәм 376-нче балалар бакчалары, 14-нче музыка
мәктәбе - мөмкинлекләре
чикләнгән балаларны кабул итә алачак. Мәгариф идарәсе җитәкчесе мөмкинлекләре
чикләнгән балалар өчен Казанда
61 учреждениесендә уңайлы шартлар тудырылуын хәбәр итте. Моннан
тыш, аустист балалар өчен 1. 65, 97, 156 һәм 168-нче мәктәпләрдә ресурслы
класслар эшли башлаячак.
И.Метшин кушылган
мәктәпләргә аерым игътибар бирергә кушты. “Моны без пилот рәвешендә эшләтеп
карыйбыз. Мәскәү, Санкт-Петербург
һәм башка шәһәрләрнең тәҗрибәсен өйрәндек, без балаларның мәнфәгатьләрен кайгыртабыз.
Директорларга йөкләмә – 1 сентябрь көнне барлык ата-аналар һәм балалар белән танышырга”,
- диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе
кысаларында, Казан балаларына булышлык күрсәткән кешеләргә рәхмәтен белдерде: мәктәп портфельләре 1805 балага тапшырылды. “1 сентябрьгә
кадәр әле бу акциягә кушылырга вакыт бар”, - дип өстәде ул.