(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август, Михаил Ченцов). Казанда
Корбан бәйрәмен уздыру көнендә - 1-нче сентябрьдә мәчетләр яныннан уза торган
җәмәгать транспорт маршрутлары 3.30 сәгатьтән алып эшләячәк. Моның турында
бүген ТР башкаласының Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе барышында Башкарма
комитетның Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар буенча бүлек
башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.
Иртән Корбан чалу урыннарына кадәр түбәндәге транспортта
барып җитеп булачак: 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47,
53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91 номерлы автобусларда, 1, 2, 12 номерлы
троллейбусларда. Пассажирларны йөртү ял көннәрендә билгеләнгән хәрәкәт
интерваллары буенча башкарылачак.
И.Шакиров билгеләп үткәнчә, Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы
4.30 сәгатьтә вәгазьдән башланып китәчәк. Корбан чалулар өч көн дәвамында 1-нче
сентябрьдән 3-нче сентябрьгә кадәр 20 махсус әзерләнгән урыннарда башкарылачак.
“Шәһәр хезмәтләре санкцияле булмаган корбанлык хайваннарны сатуны һәм аларның
тиешле булмаган җирләрдә корбанга китерүне булдырмау буенча эш оештырачак”, -
диде чыгыш ясаучы.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, бәйрәм көнендә иң
мөһиме –оештыру эшләрен төгәл итеп башкару. “Транспорт белән тәэмин итү,
иминлек - әлеге ике сорауны без инде террорчылыкка каршы узган комиссиядә
караган идек. Шунлыктан барлык куелган бурычларны да үтәргә”, дип әмер бирде
шәһәр башлыгы.
Искәртеп китик, 1-нче сентябрьдә Исламның иң зур
бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме узачак.