(Казан шәһәре KZN.RU,
29-нчы август, Михаил
Ченцов). Бүген ТР Дәүләт Советы
бинасы янында, Татартсан Республикасы көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган, мунципаль
учреждениеләр арасында Республика сынау-конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантаналы
чарасы узды. Бәйге лауреатларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов бүләкләде, җиңүчеләргә 100 яңа автомобильдән ачкычлар тапшырды.
Чарада Дәүләт
Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать
Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер –министрының беренче урынбасары
Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров
һ.б. катнашты.
Быел бәйге
лауреатлары исемен республика шәһәр округларының 93 муниципаль берәмлеге һәм 7
муниципаль учреждениесе алды. Аларга “Шевроле Нива” автомобиле һәм “Форд Транзит” микроавтобусыннан ачкычлар бирелде. Җиңүчеләр
арасында 4 Казан учреждениесе бар: Яңа Савин районының 165 номерлы инглиз телен
тирәнтен өйрәнү мәктәбе, “Ял” балалар һәм яшьләрнең сәламәтләндерү, ял һәм мәшгульлеген
оештыру шәһәр үзәге, “Доверие” балалар һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы
үзәге (“Камчатка” бүлеге), В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы.
Рөстәм Миңнеханов
җиңүчеләрне котлады һәм конкурс матур бер традициягә әверлде, дип билгеләп
үтте. “Эшчәнлегебездә без территорияләребезнең үсешенә зур игътибар бирәбез. 7
ел дәверендә 1670 автомобиль тапшырдык – бу транпорт чарасы гына түгел, дәрәҗә
дә. Уртак хезмәтебез өчен рәхмәтемне белдерәм һәм республикабыз үссен, һәр
торак пунктта, һәр шәһәрдә халык өчен кирәк үзгәрешләр булсын дип телим”, -
диде ТР Президенты һәм лауреатларны якынлашып килүче Республика көне белән
тәбрикләде.
М.Шакиров, үз чиратында, быел республика этабына
200 гариза кабул ителде, дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, конкурс уздыру дәвамында
машиналар белән республиканың һәр муниципаль берәмлеге диярлек тәэмин ителде.
165-нче мәктәп
директоры Айдар Шәмсетдинов сүзләренә караганда, конкурста җиңү бик зур ярдәм
булып тора. “Мәктәпкә микроавтобус һәрвакыт кирәк, чөнки балаларны
экскурсияләргә, сырхауханәләргә яисә хәрби комиссариатка йөртәбез. Безне лаеклы
дип тапканнары өчен бик шатмын”, - дип тәэсирләре белән бүлеште ул.
Искәртергә кирәк,
бәяләүнең төп шарты булып муниципаль берәмлек составына кергән торак
пунктларның саны, аларның район үзәгеннән ерак урнашуы (авыл җирлеге өчен), бер
кешегә торак фонд кертү күләме, кече һәм урта бизнеска булышлык итү программаларын
гамәлгә ашыру темплары, гражданнарга үзмәшгульлек буенча булышлык күрсәтү һ.б.
күрсәткечләр тора.
Исегезгә төшерик,
бәйге Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы тарафыннан 2011
елдан үткәрелә. Аның максаты – җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген
арттыру һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту.