(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Михаил Ченцов). Татарстан
башкаласында Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан “Җыр бәйрәме” узды. “Казан”
Гаилә үзәге каршындагы мәйданда Россиянең иң танылгын җыр коллективларының
берсе – “ Т урецкий Хоры” чыгыш ясады. Танылган коллектив рус
һәм чит ил хитларыннан тыш, татар телендә “Туган тел” җырын башкарды. Бәйрәм
концертында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин булдылар. Республика һәм шәһәр
башлыклары коллектив белән “Надежда” җырын җырладылар.
Чараның төп кунаклары сәхнәгә чыкканчы, халык өчен “Туган тел” телеканалы концерты кысаларында,
татар эстрадасы йолдызлары – Венера Ганиева, “Казан егетләре”, Гүзәл Уразова, “Артур
һәм Марат” дуэты һ.б. чыгыш ясады.
Тиздән сәхнәдә “Турецкий Хоры” пәйдә булды, ә Татарстан
башкаласында яшәүчеләргә республика башлыгы мөрәҗәгать итте. “Кадерле дуслар,
бүген аерым көн, без Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итә
башладык. Башкалабыз матур, республикабыз – уңышлы. Безгә кунакка менә мондый кешеләр килә – менә дигән коллектив.
Барыгызны да бәйрәм белән котлыйсым килә, һәркемгә һәм республикага гөрләп алга
барырга телим”, - диде Р.Миңнеханов.
“Җыр бәйрәме” проектын чын мәгънәсендә халыкчан караоке дип
атарга мөмкин. Кич буе казанлылар хорга кушылып җырладылар. Коллектив берничә
буын кешеләре яратып өлгергән “Волга-волга”, “Чарочка”, “Остров детства”, “Генералы
песчаных карьеров” һ.б. җырларны башкарды. Шәһәрлеләр өчен “Турецкий Soprano” хатын-кызлар коллективы да чыгыш ясады. Коллектив
рус телендә, иглиз, итальян телләрендә чыгыш ясады. Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан ,“Турецкий Хорыннан” бүләк булып
коллективның татар телендә “Туган телне” җырлавы торды.
Һава шартларына карамыйча, күп кенә казанлы кичне музыкаль компаниядә “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда уздырарга булган. “Искитмәле бәйрәм. “Турецкий Хорын”
тыңлау бик күңелле булды. Алар нәкъ экран артындагы кебек”, - дип сөйләделәр Айдар
һәм Рузанна Ибраһимовлар.
Күп кенә
казанлы концертка авыр эш көненнән соң килгән. Мәсәлән Алинә Әхмәтҗанова: “Мин күптәннән ачык күк йөзе
астында биергә теләгән идем. Һәм әлеге бәйрәмдә яраткан җырларым астына мин моны
үти алдым”, - диде Алинә.
Татарстан башкаласында “Җыр бәйрәме” Татарстан хакимияте һәм
Казан Мэриясе булышлыгы белән
үткәрелә. Проект 2015 елда старт алды. РФ Президенты Владимир Путин фестивальне барлык төбәкләрдә уздыру идеясен хуплады. Шул вакыт арасында, фестиваль Россиянең 35 шәһәрендә,
Казахстанның 15 шәһәрендә үтте. 2017 елда проект РФ Хакимияте Дәүләт премиясенә лаек булды.