(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Антон Ноздрин). 2017
елда Казан укучылары Бөтенроссия
укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында яулаган җиңүләре белән былтыргы
рекордны уздырды. 78 кеше олимпиадада җиңү яулады, бу Татарстан буенча барлык җиңүчеләр саныннан 56% тәшкил
итә. Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә
узган мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә, әлеге планканы
зурайтырга кирәклеген искәртте.
Казан Мэры: “Казанның мәгариф системасы, безнең мәктәпләр,
безнең педагоглар, безнең укучылар традицион рәвештә республика һәм Россиядә күп позиция
буенча алдынгы урыннарда тора”,
- дип билгеләде. “Бөтенроссия
укучылар олимпиадасында
безнең традицион өченче урын гына ни тора. Ике башкаладан объектив рәвештә калып,
без фәнни базалары һәм традицияләре булган Новосибирск һәм Екатеринбург кебек мегаполисларны
узып китәбез. Бу - безнең
горурлыгыбыз һәм педагогларның, ата-аналарның һәм укучыларның хезмәт җимеше”, -
дип өстәде Мэр.
Ул шулай ук, әлеге планканы елдан-ел үстерү иң беренче чиратта укучылар өчен
кирәклеген билгеләп үтте.
"Нәкъ менә бу сәләтле “йолдызчыклар” - шәһәр, республика һәм илебезнең киләчәге", - дип тәмамлады И.Метшин.
Казанның Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин үзенең
докладында олимпиада һәм конкурсларда күп санда укучылар катнашуын әйтте. “Безнең
укучыларның халыкара һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүләре Казанның Идел
буеның гына түгел, Россиянең дә мәгариф үзәге дигән даны таратты”, - диде И.Һадиуллин. Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласы Бөтенроссия
олимпиадасы йомгаклау этабының гомуми зачетында Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң, өченче урында тора. Шулай ук 18 % (331
кешедән 391 кешегә кадәр) Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында
җиңүчеләр саны артты.
Бүген Казанда
12 халыкара олимпиадада 52 җиңүче исәпләнә. “Бу 2 һәм 7-нче интернат-лицейлары, IT-лицей, Лобачевский ис. 121,
131-нче лицей, 2, 7, 19, 27, 90, 102, 122-нче гимназияләр, 171-нче мәктәп
укучылары”, - дип санап китте И.Һадиуллин. Күптән түгел исемлекне 7-нче
гимназиядән математика буенча Кытай
хатын-кызлар олимпиадасында “көмеш” откан Диана Гайнетдинова тулыландырды. И.Һадиуллин сүзләренә караганда, 2017
елда 28 мәктәп Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен әзерләде. Лидерлар
арасында – Вахитов районы, икенче урында Идел буе районы тора. Өченче урынны
Совет һәм Яңа Савин районы
бүлешә.
И.Метшин Казан укучыларының олимпиадаларда казанышлары үсеше
буенча тәкъдимнәр эшләргә йөкләмә бирде. “Мин профессионаллар белән,
педагоглар, директорлар, ата-аналар белән киңәшләшергә тәкъдим итәм. Без Казан укучылары
даими рәвештә өченче урынны гына алмыйча, икенче урынга да дәгъва итә алсыннар
өчен нәрсә һәм ничек эшләргә тиеш. Сезнең тәкъдимнәрне көтәм”, - диде шәһәр башлыгы.
Мәгариф идарәсе башлыгы, үз чиратында, олимпиадалар һәм бәйгеләр системасы аша башлангыч
һәм урта мәктәптә укучы сәләтле балалар резервын булдырырга, югары уку йортлары
белән элемтәләрне үстерергә,
сәләтле балаларга фәнни консультацияләр һәм аларны алып баруны оештырырга
кирәклеген ассызыклады.
Илсур Һадиуллин уку елының кайбер нәтиҗәләрен китерде. Шул исәптән,
ул, Бердәм дәүләт имтиханын уздыру
турында, Татарстан башкаласында
яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр
төзелү турында, педагоглар һәм укучылар белән эшләү методлары турында сөйләде.
И.Һадиуллин мәгариф өлкәсендә консолидар бюджет чыгымнары, 2016 ел белән чагыштырганда, 1 млрд сумга
артканын билгеләп үтте.
Идарә башлыгы
бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирү программасына 68 мең бал кергәнен билгеләп
үтте. “Ләкин балалар
бакчаларына 1,5 яшьтән алып 6 яшькә адәр балалар өчен чират мәсьәләсе актуаль булып кала. Мәсьәләне чишү юллары – яңа балалар бакчалары
төзүдән тыш – шәхси һәм гаилә
балалар бакчаларын ачу”, - диде
И.Һадиуллин. Докладчы инклюзив белем бирү, мәктәпләрне белем бирү үзәкләренә
берләштерү, өстәмә белем бирү, татар телен өйрәнү мәсьәләләренә дә кагылып
үтте.
Мәгариф
хезмәткәрләренең август конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов,
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттахов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли сораулар буенча
комитеты рәисе Рәзил Вәлиев һ.б. катнашты.