(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август, Михаил Ченцов). Казанның
мәгариф системасының киләчәге
– техник, инженерлык һәм IT-юнәлешләрне үстергән күп профильле мәктәпләр, балаларны бакчадан башлап
алып бара торган белем бирү
үзәкләре. Мондый фикерне бүген Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе физик культура,
спорт һәм туризм академиясендә узган мәгариф хезмәткәрләренең август
конференциясендә, профильле
белем бирүнең мөһимлеге турында сөйләгәндә, белдерде.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы югары
белем бирүнең гасырлар буе килә торган традицияләре белән дан тота. Әмма иҗтимагый төзелеш үзгәргән 90-нчы елларда, шәһәрдә һәм бөтен илдә
профориентация процессы үз агымына куелды. “Һәркем кайда урнаша ала, ничек урнаша ала, шунда урнашты.
Хәзер һәркем мәктәптән үк үзенә киләчәк һөнәрен аңлы рәвештә сайларга тиеш
булачак”, - диде И.Метшин.
Ул шәһәрдә килеп чыккан ситуациядән чыгу юнәлешендә берничә
эш башкарылуын билгеләп үтте. “Бу елның язында барлык директорлар, урынбасарлар, сыйныф җитәкчеләре
һәм педагоглар белән проект сессияләре узды. Әңгәмә предметы булып безнең чыгарылыш сыйныф укучысы портреты торды.
Кемне без мәктәпләрдә әзерлибез: имтихан тапшыра алучыларнымы, әллә илебезнең
алдынгы гражданнарынмы. Нәтиҗә булып, хәзерге вакытта өч юнәлештә бара торган, Казанның
белем бирү системасын камилләштерү программасы торды”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Төп бурычларның берсе – кадрлар әзерләү системасын
камилләштерү, диде И.Метшин. Аның сүзләренә
караганда, яңа федераль
стандартлар шәһәр хакимиятен үзенең квалификация арттыруга карашын үзгәртергә
этәрә. Инде 17 сентябрьдә беренче төркем директорларны Мәскәүгә укуга җибәрергә
карар кылынган. Анда алар
менторлар буларак әзерлек узачаклар һәм киләчәктә үзләренең тәҗрибәләре белән Казанда бүлешәчәкләр.
Икенче мөһим юнәлеш
булып мәктәпләрне берләштерү мәсьәләсе тора. Монда эшне башлар алдыннан, Мәскәү,
Санкт-Петербург һәм чит илләр тәҗрибәсе өйрәнелде. “Без күчерү – безнең вариант
түгеллеген аңладык, һәм үзебезнең берләштерү моделен эшләдек. Ул безгә ике
мәктәпнең иң яхшы нигезен берләштергән синергетик эффект булдырырга, яңа үсү
стратегияләренә ятачак тәҗрибәне яңадан карарга ярдәм итәчәк”, - дип сөйләде
И.Метшин. Шәһәр башлыгы ата-аналарга төгәл картинаны аңларга, һәм уку елы
барышында мәктәпләрне берләштерү нәтиҗәләрен игътибар белән анализларга кушты.
Өченче юнәлеш – Казан мәктәпләре рейтингы критерийларын
яңадан карау. Шәһәр башлыгы
фикеренчә, рейтинг күрсәткечләре актуаль булырга
тиеш, бернигә бәйле булырга
тиеш түгел һәм конкрет мәктәпнең үзенчәлеген һәм стратегик максатын исәпкә алып
ясалырга тиеш. “Мин киләчәкне техник, инженерлык һәм IT-юнәлешләрне үстергән күп
профильле мәктәпләрдә, балаларны
бакчадан башлап алып бара торган
белем бирү үзәкләрендә күрәм” , - диде шәһәр башлыгы.
И.Метшин профориентация
эшендә күптән түгел яңадан барлыкка килгән мәктәпара комбинатлар ярдәм итәчәген
билгеләп үтте. “Аларга профориентация эшендә һәм төрле һөнәр
үзенчәлекләрен өйрәтү буенча мөһим миссия йөкләнә. Бәлки мәктәптәге хезмәт
дәресләренә карашны үзгәртергә кирәктер. Бәлки балада механик яисә фрезеровщик
сәләте бардыр, ләкин ул,
кулында кашык һәм компьтер тычканы гына тотканлыктан, аны белми”, - диде Мэр.
Казан Мэры фикеренчә, бу юнәлеш Татарстан башкаласында узачак WorldSkills-2019
чемпионаты алдыннан бик актуаль.