(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). Казанда укучыларның экологик
тәрбиясе буенча иң яхшы программага конкурс старт ала. Моның турында бүген
Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә
узган мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә игълан итте.
Мэр сүзләренә караганда, Казанда экология темасы белән
берничә ел элек кызыксына башладылар. Ул вакытта “Яшел рекорд”, “Чәчәк атучы Казан”, “100 сквер” шәһәр акцияләре
уздырылды. Хәзер парклар һәм скверларны төзекләндерү буенча президент
программасы бу мәсьәләне сыйфатлы
дәрәҗәгә чыгарды.
Халык арасында йөргән кешеләр беркайчан да чүпне аерым җыярга өйрәнмәячәк, дигән фикер – экологик үзаңның түбән
булуын күрсәтә. “Олыларны, кызганыч, тәрбияләргә инде соң, ә менә балаларга
экологиянең мөһимлеген аңлатырга кирәк”, - диде И.Метшин конкурс турында сөйләгәндә. Бу сорауда ул укытучыларның
ярдәменә таяна, чөнки мәктәп роле экологик тәрбиядә шик тудырмый.
Илсур Метшин нәкъ
менә мәктәпләрдән яхшылык ярминкәләре уздыру идеясе башлануын һәм аның соңрак “Игелекле
Казан” шәһәр акциясенә үсүен искәртте. Сүз уңаеннан, проектның уңышы Казан
хакимиятен көзге Яхшылык атнасын уздырырга һәм беренче сыйныф укучыларына Яхшы
эшләр көндәлеген тапшырырга этәрде. Монда барлык башлангычларда да теләп
катнашу мөһим, дип ассызыклады
Мэр. “Яхшылык, хәйриячелек һәм меценатлык идеяләре боерык бирү тонында,
инструкция яисә директив буенча иңдерелми”, - диде ул һәм шәһәр барлык
башлангычларга да ярдәм итәргә әзер, дип өстәде.