(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август). Казанда Василий
Павловичның туган көненә
багышланган “Аксенов-фест” XI әдәби-музыкаль фестиваль азагына якынлашты.
Юбилей уңаеннан, язучының дуслары, әдәбият эшлеклеләре Татарстан башкаласына
бүләк ясадылар – Аксенов
бакчасында “Метрополь” һәм “Младший брат” дип аталган чүкеп ясалган урындыклар
һәм “Ква-ква” исемле кәнәфи пәйда булды. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин,
“Октябрь” журналының баш мөхәррире Ирина Барметова, РФ атказанган мәдәният
эшлеклесе Евгений Попов һәм проект архитекторы Ирина Аксенова катнашында әлеге арт-объектны ачу
тантанасы узды.
Тамашачыларга беренче булып сәламләү сүзләре белән Евгений
Попов мөрәҗәгать итте. Ул арт-объектның атамасы турында аңлатма бирде. Аның тарафыннан бүләк ителгән
“Метрополь” урындыгы Попов белән Аксенов чыгарган шул исемдәге альманах
хөрмәтенә аталган. “Мой младший брат”, Александр Кабаков бүләге, Аксеновның
“Йолдызлы билет” повесте сюжеты буенча төшерелгән фильм хөрмәтенә шулай
аталган. Ә Ирина Барметова бүләк иткән “Ква-ква” кәнәфие – “Москва-ква-ква”
исемле китабы хөрмәтенә шулай аталган.
Өч арт-объект та Аксенов бакчасының аллеясы азагында “Мир”
кинотеатрына каршы якта урнашкан. Презентация вакытында алар янында тере сыннар
басып торды – артистлар бүләк итүчеләр объектка керткән образларны
символлаштырып, композицияне
тулыландырып тордылар.
И.Барметова сөйләвенчә, әлеге арт-объектлар истәлеккә фото
ясар өчен генә ясалмаган.
“Без монда уздырган акция
“Бакчада уку” дип атала. Безнең максатыбыз – бу бакчада музыка, джаз гына
түгел, ә утырып китап укыр урын да булдыру. Бу – безнең теләгебез”, - диде И.Барметова.
Ул кәнәфи култыксасында “легендар” бака урнашканын искәртеп үтте. “Төрле мифологияләр буенча ул
мәхәббәт, иминлек, уңыш китерә, һәм мин моның белән Мәскәү Казанга әлеге
байлыкларны тели, дип саныйм”, - диде И.Барметова.
Татарстан башкаласы белән соклануын Евгений Попов белдерде.
Ул шәһәр ярдәмендә “Аксенов-фест” халык бәйрәменә әйләнде, дип саный. “Мин
Казанның үзгәрүенә бик шат. Ул вакытта әле уйлап кына табылган әйберләр инде тормышка аша. Менә шулай яшәргә
кирәк тә. Чөнки мин безнең илдә яхшырак яши башлар өчен нәрсә эшләргә кебек
сүзләрдән туйдым. Ләкин беркем берни эшләми. Ә казанда эшлиләр!”, - диде ул.
Үз чиратында Казан Мэры Илсур Метшин әдәбиятчыларга Аксенов
бакчасына бүләкләре өчен рәхмәтен белдерде. “Вакыт тиз уза, без якташыбыз
Василий Павлович Аксеновның 85-нче туган көнен уздырабыз, кызганыч, анардан башка гына. Беренче
фестивальне, без бергәләп оештырдык. Мин әлеге фестивальнең идеясын аның дуслары
белән гамәлгә ашыруыбызга шатмын.
Аларга аерым рәхмәтемне белдерәм” – диде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы шулай ук, фестиваль уздырган елларда аның
рухын саклап кала алдык, дип белдерде. “Василий Павлович миңа нафталин кирәкми,
яшьләрнең, мөмкинлекләрнең күбрәк булуы кирәк, дия иде. Мин болар барысы да
дәвам итүенә бик шатмын. Һәр
“Аксенов-фест” яңа исемнәр ача. “Йолдызлы билетны” беренче алучылар, шул ук
Денис Осокин, хәзер Казан һәм Татарстанны гына түгел, Россияне
дә төрле фестивальләрдә таныта. Мэр , Гүзәл Яхина турында да онытмады. Аның
“Зөләйха күзләрен ача” романы 30 телгә тәрҗемә ителгән. Исегезгә төшерик
Г.Яхина премиягә 2015 елда ия булды.
Азакта шәһәр
башлыгы фестиваль киләчәктә дә яңа исемнәр ачачагына, яңа һәм элеккеге дусларны
бер урында җыячагына ышанычын белдерде. “Василий Павловия – минем йөрәктә аерым алтын бит.
Ул зур йөрәкле, планетар
масштаблы кеше иде. Мин һәм шәһәр
Казанда шундый фестиваль уздырылуына шатмын. Киләчәктә дә
аның исеме безнең йөрәкләрдә мәңгелеккә саклансын өчен барысын да эшләячәкбез”,
- диде шәһәр башлыгы.
Арт-объектларны ачу тантанасынна тыш, кунаклар өчен “Аксенов-фестта”
катнашучылар тарафыннан концерт куелды.
Ачылу тантанасыннан соң Илсур Метшин “Аснов-фестта”
катнашучылар белән Лядов бакчасындагы ресторанда формаль булмаган очрашу
уздырды. Казан Мэры барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде. “Аксенов-фест”
Казан һәм Татарстан өчен генә
түгел, Россия өчен дә мөһим вакыйга. Барлык мәдәни чаралар арасында, Аксенов
фестивале аерым урын алып торуы белән бик горурланам. Аны татарстанлылар бик яраталар” – диде шәһәр
башлыгы.
И.Барметова “Аксенов-фест” киңәергә әзер, дип белдерде.
Мәсәлән, ул “Йолдызлы билетка” ия булучылар клубын оештырырга тәкъдим итте.
“Лауреатлар арасында инде бәйләнешләр
бар. Клуб аларны ныгытачак, лауреатларны бергәләшеп эшләргә этәрәчәк”, - диде
координатор. Аның сүзләре буенча, “Аксенов-фестта” сәнгатьнең башка төрләре дә
урын алырга тиеш: театр, кино.
Формаль булмаган әңгәмә барышында катнашучылар фестивальнең киләчәге турында фикер алыштылар, үзләренең тормышыннан Василий
Аксенов белән бәйләнгән
вакыйгалар белән бүлештеләр.
Исегезгә төшерик, “Аксенов-фест” Татарстан башкаласында 19 августтан 23
августка кадәр үтә. Фестиваль
кысаларында, “Россия – күплек сан” әдәби җыелышы ачылды, төрле концертлар,
иҗади кичәләр үтте. 21 августта Галиәсгар
Камал исемендәге театрда “Йолдызлы билет-2017” премиясе тапшырылды.